Уку елы: яңа белем бирү стандартлары әзерләнә
Мәктәпләрдә икенче чит тел мәҗбүри булмаячак, укучыларны финанс грамоталыгына өйрәтергә җыеналар. Яңа уку елыннан һөнәри уку йортларындагы төркем кураторларына 5 мең сум түли башлаячаклар. 2022 елның 1 сентябреннән яңа федераль белем бирү стандартлары гамәлгә керәчәк. Нәрсә көтәргә?
Капкынга эләкмәс өчен кирәк
Әлеге документ быел ук кертелергә тиеш булган, тик пандемия эшне тоткарлаган. Моңа кадәр гамәлдә булган федераль белем бирү стандартларын ни өчен үзгәртергә кирәк иде соң? Элеккегесе белән чагыштырганда, яңасында укучының нәрсәләрне белергә тиешлегенә төгәл ачыклык кертелгән. Һәм бу белемнәрнең дәрестә генә түгел, тормышта да кирәге чыгачак.
Гаилә бюджеты нәрсә ул? Әлеге сорауга җавапны кечкенә сыйныф укучылары да беләчәк. Мәктәпләрдә финанс белеменә өйрәтмәкчеләр. Әти-әниләр, яңа фән кертелгәч, балаларга өстәмә йөк артачак, дип борчылса да, бу алай түгел. Алар аны математика, әйләнә-тирә дөнья кебек дәресләрдә өйрәнәчәк. 5 нче сыйныфтан башлап, мошенниклардан саклану, акчаны дөрес итеп тоту серләренә төшенәчәкләр. Мондый дәресләрдән файда булырмы?
КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәпләрдә финанс белеме элементларын укытучылар математика, ОБЖ, җәмгыять белеме кебек фәннәр кысасында өйрәтә. Тик төрле мәктәптә төрлечә. Хәзер исә әкренләп барлык мәктәпләргә дә кертеләчәк.
– Финанс белемен әби-бабайлар, әти-әниләр бирә алмый. Ни өчен дигәндә, аларның күпчелеге бөтенләй башка мохиттә яшәгән, шуңа күрә финанс мәсьәләләрендә үзләрен ничек тотасын белмиләр. Финанс белеменә өйрәтү җаваплылыгын мәктәп үзенә алачак. Замана яшьләре яшьтән үк «чыгым», «акча», «табыш» дигән төшенчәләрне аңларга омтыла. Аларга төрле икътисадый операцияләр башкарырга туры килә. Мәктәпләрдә финанс оешмалары белән бәйләнешкә, акча тотарга, табыш, чыгымнарны күзәтергә өйрәтергә кирәк. Дөрес, 1–2 сыйныфтан ук балаларны кредит, салым, инвестицияләргә өйрәтмәячәкләр һәм бу кирәкми дә. Башлангыч сыйныф укучылары чыгым һәм керемнең нәрсә икәнен аңлаячак. Уртанчы сыйныфларда – банк, салым төрләре, акчаны саклау, ә 9–11 нче сыйныфларда иминият, пенсия, эшмәкәрлек нигезләре, бизнесны өйрәнәчәкләр. Бу финанс, икътисад өчен белгечләр әзерләү түгел. Тормышта финанс операцияләрен башкару, мошенниклар тозагына эләкмәү, акчаны дөрес тоту кебек нәрсәләрне һәр кеше белергә тиеш. Мондый белем булганда, бернинди капкынга да эләкмәячәкләр, дөресрәге, ярдәмсез калмаячаклар, – диде Игорь Кох.
Мәктәпләрдә икенче чит тел кирәкме?
«Российская газета» уздырган сораштыру нәтиҗәләре әти-әниләрнең 65,4 процентының мәктәпләрдә икенче чит телне укыту белән канәгать булмавын күрсәткән. Алар фикеренчә, күпчелек укучылар өчен ул кирәк түгел. Соңгы вакытта, нәрсәгә ул икенче чит тел, диюче әти-әниләр шактый. Берсен юньләп белмәгәндә, икенчесе тагын нәрсәгә? Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, 5 нче сыйныфтан башлап икенче чит телне укыту-укытмауны әти-әниләр үзләре хәл итә. Тагын бер елдан гамәлгә керәчәк федераль белем бирү стандартларында каралганча, икенче чит телне әти-әниләр гаризасы буенча гына сайлап булачак. Әмма аларның килешүе нигезендә программага быел ук үзгәрешләр керергә мөмкин.
Мөслим районының Баек мәктәбе директоры урынбасары, инглиз теле укытучысы Айгөл Мадьярова әйтүенчә, чит телләр бер-берсенә комачауламый.
– Бездә әти-әниләр арасында да, укучылар арасында да, чит телләр кирәкми, диючеләр юк. Инглиз телен атнага – 3, немец телен 1 сәгать укыйлар. Немец теле бер мәртәбә генә кергәч, аны укучылар кызык дәрес кебек көтеп ала. 8 нче сыйныфка кадәр инглиз телен бик яратып өйрәнәләр. Уен формасында оештыру күбрәк ошый. Югары сыйныфларда укучыларда инглиз телен уку теләге кими. Бәлкем, бу үсеш чоры белән дә бәйледер, – диде Айгөл Мадьярова.
Белгеч фикере
Ләйсән Мингалиева, Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры:
– Гомумән алганда, гадәти уку-укыту процессы барышын бик нык үзгәртергә туры килмәячәк. Яңа стандартлар – ул бары тик алдагы версияләрне актуальләштерү генә. Аерым алганда, 4 нче һәм 9 нчы сыйныфлардан соң укучылар нәрсә белергә тиешлегенә аерым басым ясала. Әлеге стандартлар нигезендә яңа программалар һәм уку планнары эшләнәчәк, дәреслекләр язылачак һәм БДИ биремнәре төзеләчәк.
Шунысы мөһим: яңа версиясендә уку нәтиҗәләре буенча таләпләрне төгәлләштерделәр. Моңа кадәр күп кенә укытучылар өчен таләпләр бик үк аңлашылмый иде кебек, шуңа күрә дә уку-укыту процессын оештыру искечә алып барыла, ягъни укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми иде. Яңа документта исә бу юнәлештә укытучылар өчен берникадәр аңлатмалар бирелә.
Моннан тыш, класстан тыш чараларга һәм тәрбия эше программасына аерым игътибар биреләчәк. Бүгенге шартларда бу бик мөһим.
Тагын бер кызыклы деталь: хәзер инде башлангыч сыйныфлардан ук сабыйларны акча белән эш итәргә өйрәтәчәкләр, ләкин ата-аналар борчылмасыннар – яңа фәннәр кертелмәячәк, укучыларга йөк артмаячак – кайбер предметлар эчендә яңа «модуль»ләр генә барлыкка киләчәк. Гомумән, башлангыч сыйныфтан ук белемнәрне көндәлек тормышта практик мәсьәләләрне хәл итү өчен куллана белүгә басым ясалачак, гаилә финанслары өлкәсендә, финанс-чынбарлыкта һәм виртуаль киңлектә яши белү өчен тиешле белем һәм күнекмәләр булдыру өстендә ныграк эш алып барылачак.
Яңа уку елында ниләр көтәсез?
Раниф Әхәтов, Балтач районының Пыжмара мәктәбе директоры:
– Белем генә түгел, тәрбия дә кирәк. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда укучылар әти-әнисе фикереннән башка да кая укырга барырга теләгәнен белсеннәр иде. Безнең максат шул. Сәламәтлек кирәк, кеше булып калсыннар. Быел яңа уку елында 51 баланы көтәбез. 4 авылдан килеп укыйлар, укучылар саны кими бара. Ремонт эшләре бетте: буядык, агарттык. Бар җир чәчәккә күмелде.
Чәчәкләр ярата торган балалар тәрбиялибез. Ирнең өйгә чәчәк күтәреп кайтуы бәхет бит ул, шулаймы? Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә бакчачылык, ландшафтлы дизайн буенча эшлибез. Быел коры булыр, бер нәрсә дә үсмәс дип борчылган идек. Шөкер, уңыш алдык. Сарымсак әйбәт. Ике парникта кыяр-помидор үстерәбез. Виктория җиләген генә бик аз җыйдык. Укучылар ике ел рәттән һөнәри осталык бәйгесендә ландшафтлы дизайн проектын оттылар. Менә шуларга сөенеп яшибез.
Зилә Валькаева, Чаллының 48 нче мәктәбенең рус теле укытучысы:
– Әлегә рәхәтләнеп ял итәм. Туган ягым Башкортстанның Таллы Күл авылында булдым. Кечкенә генә авыл, тирә-ягы – урман. Монда телефон тотмый. Шулкадәр арыган булганмын икән. Бар мәшәкатьләрне онытып, көч-энергия җыйдым. Күп еллар мәктәптә эшлим. Укучылар белән очрашу – үзе бер бәйрәм. Мәгарифтә нинди үзгәреш көтелсә дә, балалар теләп белем алырлык булсын, уку теләге кимемәсен иде. Элек китапны бик күп укысалар, хәзер алай түгел. Әдәби әсәрләрне күбрәк укысыннар, телефонда азрак утырсыннар иде. Җанлы аралашуга берни җитми.
Рамил Шарапов, юмор остасы, ике бала атасы:
– Улыбыз Раян быел 1 нче сыйныфка бара. 155 нче мәктәптә укыячак. Күбрәк үзе әзерләнә. Әти буларак, мөстәкыйль булганы өчен куанам. Бик җаваплы, әнисенә охшаган. Уку кирәк-яракларын сатып алдык инде. Кызыбыз Линара кечкенә әле. Исән-имин булып, балаларны тәрбияләп, киләчәктә уңышка ирешүләрен күрәсе килә. Программа катлаулы, өй эшләре күп, укырга барырга куркыта, диючеләр бар. Мәктәпне генә гаепләп булмый. Заман үзгәреп тора, яңалык кертелә, бернишләп тә булмый. Без, әти-әниләр, үзебез үзгәрергә тиеш.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/08/60411/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев