САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уйлап сөйләшәсезме?

Дөрес, кайдадыр хәтернең бер почмагында ачы бер утырым калды. Абзыебыз озак интекмәде, берничә айдан соң мәңгелеккә күзләрен йомды.

Тормыш итү бик тә җаваплы һәм четерекле. Үтәсе гомер юллары да тигез генә түгел, сикәлтәле дә булгалый. Чалт аяз көн дә мизгел эчендә синең өчен кара, шомлы төнгә әйләнергә мөмкин. Фәрештә кебек кешеләр дә абына, ялгыша яки язмышның очраклы сынавына тап була. Кыскасы, беркайчан да үзеңне, югары бер илаһи көчкә ия булган кешегә санап, башкалардан өстен куярга ярамыйдыр, шәт. Рус халкында бик тә мәгънәле мәкаль бар: «Никогда не говори никогда». Әйе, күперләрне яндырырга ярамый, чөнки кире кайту мөмкинлеген дә уйларга кирәк. «Әйткән сүз – аткан ук» дигән татар халык мәкале дә уйламыйча сөйләшмәскә куша. Тел – ул сөяксез, юләр баш нәрсә кушса, шуны лыгырдый. Сүз – чыпчык түгел, чыгып очса, тота алмассың.

Сәламәтлеге шактый какшау сәбәпле, хатынның абыйсы урын өстенә калды. Бәхетсезлеккә каршы, хатын үзе дә авырый башлаган еллар иде. Миңа авыр булса да, зарланмадым, булдыра алганча тырыштым, икесен дә тәрбияләдем, кирәкле дарулардан өзмәдем. Шул көннәрнең берсендә шәһәрдә яшәүче күптәнге ир-ат танышыбыз килеп керде. Районга йомыш белән килгән дә, бездәге хәлләрне ишетеп, кагылырга уйлаган. Урын өстендә яткан абзыйны күрде дә: 

И-и, мин болай булсам, берәр хәл эшләр идем, – дип ычкындырды. 

Мин, үз колагыма ышанмыйча, эсселе-суыклы булып киттем. Хатын белән күзгә-күз карашып алдык. Мондый сүзләрне каты авыру күзенә карап түгел, бөтенләй әйтергә ярамый ич! Чир агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри ләбаса! Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса. Бүген – болай, иртәгә – тегеләй. Берара тынлык хөкем сөргәннән соң, мин, тиз генә сүзне икенчегә борып, дөнья хәлләре, башка мәшәкатьләр темасына юнәлтеп җибәрә алдым. Шуның белән без бу күңелсез мизгелләрне оныттык. Дөрес, кайдадыр хәтернең бер почмагында ачы бер утырым калды. Абзыебыз озак интекмәде, берничә айдан соң мәңгелеккә күзләрен йомды. 

Еллар узды. Хатынның да авыруы көчәя барды. Казан юлын таптыйбыз, химиотерапия курслары алабыз. Шулай итеп, яшәү өчен көрәшеп ятканда, берзаман миңа хәбәр килеп иреште: уйламыйча гына авыр сүзләр әйтеп ташлаган әлеге танышыбыз, авырып, урын өстенә егылган, калак белән ашатуга калган! Мондый хәбәрне ишеткәч, тәннәрем чымырдап куйды. Мин төрле юллар белән аның хәлен белешкәләп тордым. Кызганыч, ул да, озак чирләп ятмыйча гына, гүр иясе булды. Шулай шул, кем белә, бәлки, үз башына килгәч аңлагандыр, яшәгән саен яшисе килә ич. Шул хәбәрне ишеткәч, хатын: «Әҗәлең җитә башлаганын сизгәч кенә көрәшергә тотынасың икән аны. Чир сазлыгыннан котылу өчен саламга да ябышырдай буласың кайвакытта», – дигән иде. Ул да (авыруы 13 елга барды) яман чире белән ахыргы көннәренә кадәр көрәшеп, вафат булды. Соңгы төнендә янында утырып чыктым. Бәхилләшергә, рәхмәтләрен әйтеп калырга өлгерде. «Сине йоклатмадым инде», – дигән иде. Һаман мине кызганган, бахыр. Барысының да урыннары – җәннәттә, авыр туфраклары җиңел, тар ләхетләре киң, караңгы гүрләре якты булсын. Әмин...

Иномаркаларның модага кереп барган еллары иде. Бер абзый белән сөйләшеп торганда, ул: «Исемем фәлән булмасын, барыбер иномарка алам», – дип, вәгъдә бирде. Мин, баш кагып, тыныч кына тыңлап тордым. Сабыр гына күзәтәм, вакыт уза. Әмма абзыем иномарка алырга ашыкмады. Бәлки, акчасы да җитмәгәндер. Ул тора-бара кинәт авырып китеп, берничә ай эчендә якты дөнья белән хушлашты. Әйе, тел дигәнең, алдагысын уйламыйча, әллә ниләр ишеттерә шул. Мәсәлән, тагын бер күргән-белгән кеше: «Мин бу бердәм салым дигән нәрсәне түләмәячәкмен. Исемем фәлән булмасын, ант итеп әйтәм», – дигән иде. Билгеле инде, мин эндәшмәдем, мәгънәле генә елмаеп куйдым. Күпмедер вакыттан соң, аңа сиздермичә, читләтеп кенә хатыныннан сорашып белештем. Түләгән булып чыкты! Ә үзе, берни булмагандай, мыштым гына йөри. Мин бу «сер»не чишмәдем, белмәмешкә салыштым. Хәер, шулай булачагын сизенгән идем инде.

Күптән булган тагын бер вакыйганы бәян итәсем килә. Урам буйлап барганда, бер машина миңа сигнал биреп узып китте. Номерыннан таныдым, аралашкан кеше икән. Күп тә үтмәде, ул машинаның кире әйләнеп килгәнлеге күренде. Минем белән тигезләшкәч, әлеге кеше тәрәзә пыяласын төшерде дә: «Күрәсем дә килмәгән бәндә очрады. Юлым уңмас, дип, кире борылдым. Әйләнеп булса да барырмын инде. Кайлардан очрап тора», – диде ул, зарланып, һәм китеп тә барды. Мин аның элегрәк әйтүе буенча сүзнең кем турында баруын чамаладым. Бу кешеләргә ни җитми икән, гомерләрен дошманлашып, үзара әйткәләшеп, заяга уздыралар бит, дип уйладым. Шуның белән, бу вакыйганы «вакыт» дигән тузан басып килгәндә, гел көтелмәгән хәл килеп чыкты. Әллә язмыш шаяруы, әллә башка чарасы булмаган – зарланып йөргән танышымның дошман күргән кешесенә йомышы төшмәсенме! Сәер дә, кызыклы да: «дошман» аңа ярдәм иткән, читкә какмаган, баш тартмаган. 

И-и, Илдус... Син хаклы булгансың икән. Дошман – дуска, дус дошманга әйләнергә мөмкин, дигән сүзең бар иде. Мин нык ялгышканмын, ул бер дигән кеше булып чыкты. Гел уйламаганда, шуның файдасы тиде, – диде ул, бик үкенүен белдереп. 

Тормышта андый мисаллар бар инде ул. Ачу чыккан чаклар була, сүз дә юк. Кемдер сиңа авыр сүз әйткән, күршең бакча җиренә кереп сөрдерткән, кайсыдыр синең ихатаңа чүп ташлаган һәм башкалар. Яисә эштән кәефең кырылып кайта да өйдәгеләр белән әйткәләшеп аласың – гаепсез якыннарыңны кыерсытып, ачуыңны чыгарасың. Кыскасы, кешеләр белән талашмагыз, сабырлык саклагыз. Нәкъ менә син күралмаган кеше кулына кала күрмә, дисәм, күпләр кычкырып көләрләр. Юк, көлке түгел, дөньялыкта барысын да көтәргә мөмкин. Мәсәлән, аулаграк булган, кеше сирәгрәк йөргән урыннан барганда, кинәт хәлең начарланып егылдың, ди. Шулчак син өнәмәгән кеше килеп чыга да беренче ярдәм күрсәтә, табиб чакырта, гомереңне саклап кала. Ә ул тыныч кына, күрмәмешкә салынып узып китсә? Булмас, димәгез, дөнья бу. Әйтик, юлда бензиның бетеп яки машинаң ватылып калды, ди. Берәү дә туктарга уйламый, телефон да «утырган». Могҗиза кебек, күк капусы ачылгандай була – син яратмаган «адәм актыгы» килеп чыга да, туктап, ярдәм итә...

Берәүнең койма тотарга дип әзерләгән баганалык бер торбасы югала. Ул моны электән үк үз итмәгән күршесенә сылтап куя, «Как пить дать, заявлю!» – дип яный, торбаны кире бирүен таләп итә, бүген үк полициягә барачакмын, ди. Билгеле инде, күршесенең бик хәтере кала, чөнки гаебе булмый. Нахак бәла – җан җәзасы, түзүләре бик авыр. Торбаны шул ук көнне табалар. Яшелчә бакчасында үлән арасында калган булган. Хуҗа – аз булса да читенсенгәндер инде – күршесеннән гафу үтенергә теләп, хатыны белән киңәшләшә. Ә хатыны: «Нинди гафу үтенеп тору, ди ул! Үзеңне мескенгә куясың киләме? Юк, үтенмисең! Киләчәккә кисәтеп кую булсын! Кешегә ышаныч юк!» – дигәч, хатын сүзеннән чыкмаган ир күнмичә булдыра алмый. Югыйсә, хатыны күрмәгәндә гафу үтенсә, намусы тынычланыр иде, хәер, ул нәрсә, күрәсең, юк дәрәҗәсендә булгандыр. Аллаһтан түгел, хатыннан курыккан, нәтиҗәдә гөнаһсыз кеше рәнҗешен алган. 

Шәхсән минем фикерем мондыйрак: шундый итеп яшәргә кирәк, сиңа авырлык килгәндә, яки, ахыр чиктә, бакыйлыкка күчкәндә сөенүче адәмнәр булмасын. Моның өчен акыл белән, тирәнтен уйлап сөйләшү зарур. Кызулык белән әйтеп ташлаган авыр сүзләр кеше күңеленә сеңеп кала, хәтта сәламәтлеген какшата. Бигрәк тә – нахак булганда. Ул инде тән җәзасыннан да яман. Халыкта шундый сүзләр бар: ачы телле, теленә елан төкергән, пәке тел һәм башкалар. Юк, хикмәт телдә түгел Тел – ул гади бер әгъза. Хикмәт – телгә әмер бирүчедә: башта. Уйлап сөйләшкән, үзләрен тыныч һәм сабыр тоткан кешеләр кызу канлыларга караганда озаграк яшиләр. Ачуланышмыйча яшәүгә ни җитә? Күңел тынычлыгы – бәхет дусты. Әгәр күңелең тыныч булса, ул халәт тәнеңә һәм җаныңа шифалы бәлзәм кебек тәэсир итә. Тату яшәргә, бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булырга кирәк. Без – кешеләр генә түгел, барлык җан ияләре бу дөньяда кунаклар гына, шунысын истән чыгармаска иде. Юк, дияргә ашыкма, дөнья бу!

Юк, дияргә ашыкмагыз,

Уйлап әйтик фикерне.

Күңел күперен җимерсәк,

Кире кайтулар икеле...  

Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев