Туры баганага иң беренче булып Илфат менде
.
Кичә район Сабан туенда туры баганага иң беренче булып Янурыс авылы егете Илфат Нургалиев менде. Ул, туры багана менеп кенә калмады, ә анда фигуралар да ясады. Соңыннан без Илфатка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. "Район Сабан туенда ел саен катнашам. Быел 6нчы тапкыр беренче урынны алдым. Туры баганага 4нче сыйныфтан бирле менәм, әле кичә Актаныш районы Куян авылы Сабан туенда катнаштым. Анда да туры баганага менеп, беренче урынны яуладым", - диде ул. Без Илфатка киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев