"Тукай,син мәңге яшь!". Сарманнан Айсылу Кәлимуллина
Тукай, Тукай... Илһам бирүчебез, Шигырьләре аша, җыр аша. Тукай гомере - мәңге өзелмәс җыр, Күп гасырга барып тоташа. Җир шарының барлык төбәгендә «Туган тел» не җырлый халкыбыз. Тукай теле, әнкәм теле белән Сугарылган илнең халкы без! Биеклектән бөек Тукай карый, Ул да көтә, гүя, бу язны. Халкы искә ала хөрмәт...
Тукай, Тукай... Илһам бирүчебез,
Шигырьләре аша, җыр аша.
Тукай гомере - мәңге өзелмәс җыр,
Күп гасырга барып тоташа.
Җир шарының барлык төбәгендә
«Туган тел» не җырлый халкыбыз.
Тукай теле, әнкәм теле белән
Сугарылган илнең халкы без!
Биеклектән бөек Тукай карый,
Ул да көтә, гүя, бу язны.
Халкы искә ала хөрмәт белән,
Чәчәкләргә күмә Тукайны!
Тукай, Тукай... Фикер, теләкләре -
Барысы кабул булыр, күрерсез!
Аның җаны халкы белән яши,
Ул - мәңге яшь, Тукай - үлемсез!
Айсылу Кәлимуллина. Сарман авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев