САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тәндәге папилломалардан ничек котылырга?

Мондый проблема булганда косметологка түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яшәү дәверендә күп кешенең тәнендә папилломалар барлыкка килә. Әлеге вирустан тулысынча котылып булмый, әмма яңа чыккан папилломаларны бетерергә була. Моның өчен иң яхшысы — табибларга мөрәҗәгать итү. Бу хакта Зведа сайты яза.

«Кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) белән көрәшүнең иң төп алымы — деструкция (таркату). Ул лазерлы, радиоешлыклы (радиочастотная), крио һәм химик алым булырга мөмкин. Радиоешлыклы һәм лазерлы деструкция иң яхшысы булып санала», — дип сөйләгән «360» телеканалына дерматолог Зоя Константинова.

Тиредә барлыкка килгән папилломаларның кеше папилломасы вирусына бер катнашы да юк, дип аңлатты табиб. ВПЧга яссы, аногениталь, уч төбенә һәм табанга чыга торган сөялләр керә.

Хәзерге вакытта ВПЧларны дәвалау өчен препаратлар юк. Папилломнарга каршы көрәшү өчен еш кына интерфероннар һәм иммуностимуляторлар кулланалар. Мондый чирләрне дәвалау өчен косметологка түгел, ә табибка барырга кирәк, дип киңәш итә дерматолог.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-04-2021/t-nd-ge-papillomalardan-nichek-kotylyrga-5816737

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев