САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тирегез сәламәтме?

4 сентябрь көнне тире авырулары атналыгына старт бирелде. Ул 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тире — кеше тәненең визит карточкасы гына түгел, ә аның иң зур органы да. Аны сакларга һәм кайгыртырга кирәк. Моны ничек эшләргә соң? Түбәндәге киңәшләр сезгә тирегезне сакларга ярдәм итәр.
Кояштан саклау. Кояштан саклый торган кремнар кулланыгыз. Бигрәк тә кояшлы көннәрдә. Бу тирене пешүдән, картаюдан саклый һәм тире рагын кисәтә.
Тирене дөрес тәрбияләгез. Йөз һәм тән тиресе турында даими кайгыртыгыз. Аны йомшак чаралар белән чистартыгыз, дымландыргыч кремнар кулланыгыз һәм тукландыргыч маскалар ясагыз. Үзегезнең тире төренә туры килә торган ризык сайлагыз.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Дөрес тукланыгыз, уртача физик активлыкны саклагыз, алкоголь эчү, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз.
Гигиена. Тире чисталыгы турында кайгыртыгыз. Даими душ керегез, аның өчен йомшак гель кулланыгыз, көн саен эчке киемнәрегезне алыштырыгыз.
Табибка даими рәвештә каралып торыгыз. Профилактика максатыннан, тирегезне тикшертер өчен, дерматологка да күренеп торырга кирәк. Иртә ачыкланган проблемалар аларның азуын кисәтергә ярдәм итәр.
Тире турында кайгырту — сәламәтлек турында кайгырту ул. Тире авыруларын кисәтү — озак елларга тирегезнең матурлыгын һәм яшьлеген саклауның иң яхшы ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев