Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Тик тормаска, эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк», - ди 95 яшен тутырган Зөлфия апа

Дүсем авылындагы гомер итүче Арсланова Зөлфия Хәким кызы хакында, мөгаен, райондашлары ишетеп булса да беләләрдер. Тормыш иптәше – озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нәкыйп әмир улы кул астында хезмәт куйганнар, укыганнар бөтен районга таралганнар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин да – әлеге легендар мөгаллимнәрнең укучысы.

12 июнь көнне Зөлфия апага 95 яшь тулды. Юбиляр шәкертеннән дә иң матур теләкләр кабул итте.

– Усал булмагасыз да, без Сезне тыңлый идек. Хезмәтегез, безгә төпле белем биргәнегоз өчен зур рәхмәт. Сәламәт булыгыз. 100 яшегезне дә бергәләп каршыларга язсын, – диде Фәрит Мөнәвир улы һәм хөрмәтле укытучысына олы чәчәк бәйләме бүләк итте.

Зөлфия Хәким кызы – 40 ел гомерен яшь буынга төпле белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог, РСФСРның мәгариф отличнигы. Җылы тәбрик сүзләре Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләре, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре олуг юбилее уңаеннан һәм хезмәтенә олы хөрмәт билгесе булды.

– Аллаһка шөкер, эшемне, балаларны яраттым мин. Аларга кисәтү ясаганымны да хәтерләмим. Бүгенге көндә дә мәктәп коллективы бик хөрмәт итә үземне. Урамга чыксам да, укучылар килеп кочаклап алалар. Беркөнне, чакырып, лагерь балалары миңа концерт куйдылар. Авырып тора идем, аннан терелеп чыктым. Үзем дә сизмәстән, шуннан соң ике сәгать бакчада эшләп йөргәнмен. Балалар миңа көч бирәләр. Мәктәпнең якын булуы рәхәт миңа, – диде ветеран, тәбрикләүләргә сөенеп.

Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, «Шәфкать» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Хәйруллина да матур теләкләрен җиткерделәр.

- Авылның иң мөхтәрәм укытучыларының берсе Сез. Мәктәпне онытмагыз, һәрвакыт ишекләр ачык. Сез көчле остаз булганга, мәктәбебездән көчле шәхесләр чыккан. Алар бүгенге көндә дә белем йортына ярдәм итеп торалар, – диде, коллективтан да юбилей котлаулары ирештереп, мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.

Аңа профком җитәкчесе Алсу Яхина да кушылды, балалары, оныклары, туганнары да юбилярны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр.

– Мәктәпне саклавың өчен, үзеңә зур рәхмәт, – диде Зөлфия апа, директорга җавап итеп, һәм сүзен дәвам итте: 

– Мөнәвир Фатыйхович нык ярдәм итә иде мәктәпкә, аны салганда да, күп булышты. Шулай бервакыт – кыш көне бозлавык чак иде. Балалар сукмактан көчкә йөриләр, чөнки аяк асты – нык тайганак. Дәрес биргәндә, күзем тәрәзәгә төште. Бер трактор шул сукмаккта нәрсәдер эшли. Яхшылап карасам, бөзын ваттыра икән. Мөнәвир Фатыйхович, балалар мәктәптән кайтуга дип, юл кырын җайлап куярга кушкан. Беркем сорамаган, әйтмәгән, үзе шундый яхшылык эшләткән иде. Шуны мәңге онытасым юк. Без яши торган йортны нәкъ шушы урынга салырга да ул киңәш итте. Моның өчен аңа аерым рәхмәтле булдык.

Зөлфия апаның тормыш юлы – авырлык, намуслы хезмәт һәм чиксез мәхәббәт белән тулы тарих. Ул Иске Тәләнче авылында туган, шунда башлангыч белем алган, җәяү йөреп, Дөрештә укыган, ә 10 сыйныфны Теләнче Тамакта тәмамлаган. "Чокыр-чакырлы юллар үткәндә, бүреләр очрый торган иде. Караңгыда да йөрдек бит, куркуны сиздермәс өчен, кызлар белән, шаярып бара идек“, - дип искә алды ул үсмер чакларын.

Әйе, аның балалык һәм үсмер чорлары авыр елларга туры килә. Ул ачлыкны да, юклыкны да күрә. Әтиләре колхоз рәисе булып эшләсә дә, балалар иркә булып үсмиләр. Бөек Ватан сугышы башланганда аягын сындырып, аксап йөргән гаилә башлыгын 1943 елда фронтка алалар, һәм ул аннан әйләнеп кайта алмый. "Бик авыр заманалар иде. Кычыткан, алабута җыеп ашадык. Аны аш итеп тә пешердек. Алабута шешендерә иде әле. Яз-көз башак, кәлҗемә җыярга йөрдек. Торф чыгарырга, урман кисәргә җибәрмәделәр. Алты кыз, күкрәккә кулыбызны куеп: "Идәндә яткан ипи кисәге күрсәк тә, алып ашар идек", – дип ант иткәнебез истә калган. Хәзер дә, икмәк валчыгы күрсәм, алып кабам. Үзәккә үтеп калган ул чаклар. Шәмсорури апаның унынчы класста укыган вакыты иде, тарихтан "бишле"тә имтихан тапшырып кайты. Ач инде мескенкәем, бер бөртек тә ашарга юк. Җилпучка алабута җәеп куйган идем. Шуны алып ашады", – диде Зөлфия апа, һәм шулчак, күңеле тулып, еламсырап та алды.

Ничек кенә авыр булса да, балалар яхшы укыйлар. Әниләре аларны укыта, кеше итә. Әтиләре, яуга киткәндә, соңгы сүз итеп: "Фатыйма, балаларны укыт!" – ди. Бу васыятьне Зөлфия апа да гомере буе исендә тота.

– Әнкәй бишебезгә дә югары белем бирде. "Укымасагыз, ризалыгым юк", – ди иде. Авылда биш баласы да югары белем алган беренче гаилә булдык без, үрнәк идек. Әнкәй биш баланы берүзе үстерде. Аның хәтта 4 класс белеме дә юк иде, – дип искә алды Зөлфия апа.

Ул үзе Алабугада укытучылар мәктәбендә укый, физика-математика укытучысы була. Хезмәт юлын Саклаубаш мәктәбендә башлый. Читтән торып Казанда югары белем ала. Аннан яшь педагогны физика укытырга Тәләнче Тамакка күчерәләр. Ул елларда өчәр ун класс була. Яратып, рәхәт итеп, чын күңел биреп укыта кыз. Булачак тормыш иптәше белән дә мәктәптә танышалар. Егет, армиядән кайтып, институтка укырга керә һәм практикага Саклаубашка кайта. "Мин таудан көянтә-чиләк белән су күтәреп кайта идем. Ә Нәкыйпне ат белән укырга илтә баралар икән. Каршыма йөгереп төште дә: "Зөлфия, хат язсам, җавап язар идеңме?" – дип сорады. Беренче күрешү шул булды. Шуннан хат алыша башладык. 7 ел күрешеп йөргәннән соң, 1957 елда гаилә кордык. Эш күп иде, шуңа җитешми йөрдек", – дип, хатирәләрен яңартуны дәвам итте Зөлфия апа. Өйләнешкәч, яшь педагогларны Карашайга күчерәләр.

– Туй көнендә атта утырып кайттым. Әниләре ашлар әзерләп каршы алдылар. Накыйп РОНОда испектор булып эшли, мин укытучы идем. Башта кешедә тордык, аннан үзебезгә аерым кечкенә фатир бирделәр. Шунда Лилиябез туды. Аннан Карашайга күчерделәр, мин математика укыттым. Бераздан Нәкыйпне Ләшәү Тамакка мәктәп торгызырга җибәрделәр, чөнки ул Саклаубаш мәктәбен күтәргән иде инде. Нефтьчеләрдән имзалар җыеп, ремонт сорап, Мәскәүгә үк барып җитте, Шашинның үзенә кергән. Мәктәп салырга акча сораган. Саклаубаш мәктәбен "Шашин мәктәбе" дип йөрттеләр. Проекттан тыш та эшләр башкарды ул. Без килгәндә Ләшәү Тамакта бер класста сөйләнгәннәр бүрәнә ярыгы аша икенче класска ишетелә иде. Монда да шул ук юлны үтте һәм, акчалар алып, мәктәп салдырды, – диде Зөлфия апа, үткәннәрне бәрлап.

Нәкыйп абыйның вафатына быел 18 ел тулган инде, урыны җәннәттә булсын. Аның яхшылыклары, изге гамәлләре, тырыш хезмәте хакында шактый ишетергә туры килә, бүгенге көндә дә укучылары аны хөрмәт белән телгә алалар, рәхмәт хисләрен җиткерәләр.

– Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен, Аллаһка шөкер. 50 ел Дүсемдә яшим. Мине халык бик хөрмәт итте, хәзер дә якын күрәләр. Мәктәп бик ярдәм итә. Авылдан бер дә китәсем килми, – диде хөрмәтле мөгаллимә.

Арслановлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Зөлфия апа – 9 оныкның кадерле әбисе, 12 оныкчыкның сөекле дәү әнисе. Махсус хәрби операциядән кыска вакытыялы ялга кайткан оныгы Айдар әбисенә купшы ап-ак чәчәкләр бәйләмә бүләк итте. "Миңа биргән вәгдәңне үтә, улым", – диде әбисе. "Аллаһ боерса, үтәрбез, әбекәй, миңа догада бул. Дөньялар тыныч булсын, син теләп тор. Мин дә тырышлык куярмын", – диде оныгы, әбисен кочып. Башка оныклары да кадерле кешеләрен матур теләкләргә, чәчәкләргә күмделәр.

– Безне хәер-фатихаңнан калдырмаган өчен рәхмәт, әби. Синең догаларың белән яшибез. Аллаһ Тәгалә тагын да озын гомер, сәламәтлек бирсен сиңа. Без синең белән бәхетле һәм сине бик нык яратабыз, – диделәр алар.

Зөлфия апа бертуганнарыннан берүзе генә калган. Апасы, 96 яшенә кадәр яшәп, ике ел элек бакыйлыкка күчкән. "Ә мин төш күрдем. 100гә кадәр яшисең әле син, диделәр миңа. Менә яшибез бит әле, алдагысы – Аллаһ кулында", – диде юбиляр.

 

 Аның үзеңә генә хас яшәү фәлсәфәсе бар: «Тик тормаска, эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк. Бәләкәй генә әкренләсәм – чирлим, йөри башласам – йөрим дә йөрим. Йөр дә йөр – озын гомер сере шул ул. Кечкенәдән тик тор-мадым, эшләдем дә эшләдем», – диде.

 

Бу сере аңа 95 яшендә дә активлык, сабырлык һәм тормыш шатлыгы сакларга ярдәм итә. Зөлфия Хәким кызы бүген үзен бик бәхетле хис итә. Тормыш – ул хәрәкәт, ә хәрәкәт – яшәү, ди. Мөгаллимә моны гомер буе исбатлап килә. Алдагы көннәре дә сихәтле һәм бәрәкәтле булса иде.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев