САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Тешләрне ничек тәрбияләргә?

16-22 март көннәрендә районда Авыз куышлыгы сәламәтлегенә җаваплы карау атналыгы үткәрелә.

Авыз куышлыгы гигиенасын системалы рәвештә һәм дөрес алып бару — профилактик чараларның аерылгысыз өлеше. Тарихтан билгеле булганча, ясалма гигиеник чаралар (порошоклар, гельләр, махсус сыекчалар) һәм тешләрне чистарту өчен инструментлар (тешчистарткычлар, щеткалар) кешелек дөньясында күптән кулланылган. Төрле халыкларда бу максатта агач күмере, акбур, үсемлек тамырлары, сагыз, какао орлыклары файдаланылганлыгы билгеле.

Әле күптән түгел генә тешләрне чистарту өчен теш порошоклары киң кулланыла иде. Аларга дару үсемлекләренең уылган яфракларын яки җимешләрен өстәгәннәр. Соңрак аларны эфир майларына алыштырганнар. Порошоклар урынын теш пасталары алган. Алар узган гасырның 30 нчы елларында күп илләрдә кулланышка керә башлаган. Хәзерге вакытта тешләрне азык калдыкларыннан һәм йомшак катламнан чистарта торган һәм составында өстәмә компонентлар булган пасталар чыгаралар. Теш эликсирлары ярдәмче гигиеник чара булып тора, алар ашагач, тешне чистартканнан соң, авызны чайкап җибәрү өчен кулланыла.

Белгеч киңәше

Алсу Шәймөхәммәтова, югары категорияле теш табибы:                           

Теш щёткасы тешләрне чистартуда төп функцияне башкара. Бу инструмент булмаса, гигиена чараларын үтәү авыр булыр иде. Хәзер алар торле формаларда эшләп чыгарыла. Соңгы елларда электр теш щеткалары да барлыкка килде. Аны теш чистарту өчен генә түгел, уртка массаж ясау өчен дә кулланырга була. Теш щеткасын бик чиста тотарга кирәк. Югыйсә ул инфекция чыганагына әверелергә мөмкин. Хәтердә тотыгыз: теш щеткасы — шәхси куллану предметы. Һәр куллану алдыннан щетканы яхшы итеп юарга кирәк, кылларында калган микроблар бетсен өчен, юганнан соң, башын югарыга каратып, ачык савытка кую зарур. Щётка кылларының сыгылмалылыгы беткәч, чистарту эффекты кими, шуңа аларны 3 ай саен алыштырып торырга кирәк.

Ашаганнан соң чистарту өчен, агачтан, пластмассадан эшләнгән тешчистарткыч таякчыклар кулланырга була. Уртка зыян китермәс өчен, алар белән сак эш итәргә кирәк. Теш араларын чистарту өчен ефәк җепләр дә кулланалар. Бу ысул белән ике казнадагы тешләрне дә чистартырга була, тик, сак чистартмаганда, тешара төерләр җәрәхәтләнергә мөмкин. Балалар, кирәклеген аңлап, 4-5 яшьтән тешләрен чистарта башлыйлар, ләкин аларны бу процедурага һәм авызны дөрес чайкарга 3 яшьтән өйрәтә башлау яхшы. Тешләрне кайчан чистартырга? Кич йокы алдыннан һәм иртән ашаганнан соң. Һәр ашаудан соң авызны җылы су белән чайкарга кирәк.

Гигиеник һәм профилактик чаралардан уртка массаж ясау шактый зур әһәмияткә ия. Ул урт тукымаларындагы торгынлык күренешләрен бетерергә, алмашу процессларын көчәйтергә ярдәм итә. Кайбер галимнәр массажны пародонт авыруларына каршы иң нәтиҗәле профилактик чара дип исәпли. Дөрес ясалган массаж пародонт тукымаларының туклану процессын яхшырта. Шуңа күрә көн саен, тешләрне чистартканнан соң, уртларга массаж ясарга киңәш ителә. Берничә минут массаж ясап, процедураны тәмамлагач, авызны чайкау шарт. Авыз куышлыгында ялкынсыну учагы булса, массаж ясаудан тыелып торырга киңәш ителә.

Авызда протезлар булу — йомшак теш утырмасы ясалу өчен кулай шарт. Алына торган протезлары булган кешеләргә алдан авыз эчен чистартып чайкарга, аннан соң протезны агымсуда юып, төнгә махсус эремәле савытта калдыру яхшы.

Авыз куышлыгы профилактикасы стоматологик авыруларны булдырмауда мөһим роль уйный. Моны балалар да, өлкәннәр дә яхшы белергә тиеш. Шул ук вакытта онытмаска кирәк: авыз куышлыгы гигиенасы бик мөһим булса да, ул — профилактика комплексының бер өлеше генә. Авыз куышлыгы гигиенасыннан кала бу комплекс үз эченә нәрсәләрне ала соң? Иң әүвәл ул—рациональ һәм дөрес туклану, зыянлы гадәтләрне бетерү (алкоголь белән чиктән тыш мавыгу, тәмәке тарту һ.б.), организмның гармонияле физик үсешен тәэмин итү (спорт, саф һавада йөрү, эш белән ялны дөрес оештыру), сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Рациональ туклану — яхшы сыйфатлы, составында җитәрлек дәрәҗәдә аксым, май, углеводлар, витаминнар, микроэлементлар булган ризыкларны күз алдында тота. 

Стоматологик авыруларны кисәтүдә витаминнар, микроэлементлар үзенә бер аерым урын били. Әгәр алар азык продуктлары белән керсә, тагын да яхшырак. Микроэлементлардан фтор тешләр өчен бик кирәкле матдә булып санала, чөнки ул кариес авыруын киметергә ярдәм итә. Фтор аз булган төбәкләрдә бу матдә куллануны физиологик нормага җиткерү өчен, фторны суга өстәү каралган. Кальций белән фосфор тозлары организмга җитәрлек дәрәҗәдә кергәндә, стоматологик авырулар сирәгрәк очрый. Нәтиҗә ясап шунысын да искәртергә кирәк: профилактика чаралары стоматологик авыруларны 45-50 процентка киметергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев