САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тешләргә дә физкультура кирәк

Әгәр тешләрегез таза, матур булсын дисәгез, елга ике тапкыр теш табибына күренергә һәм ул биргән киңәшләрне үтәргә онытмагыз.

Ел саен февраль аенда Халыкара теш табибы көне билгеләп үтелә. Быел ул 9 февральгә туры килә. Әлеге датаның дөнья күләмендә билгеләп үтелүе тешләрнең кеше сәламәтлеге өчен никадәр мөһим икәнлеген  күрсәтә. Сәламәт тешләр әле ул - чәйнәү аппараты һәм ашкайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки, йөзнең матурлыгы һәм күркәм елмаю да, дигән сүз. Ләкин аларны ничек сакларга соң? Без сорауны район үзәк хастаханәсе теш табибы Алсу Шәймөхәммәтовага бирдек.

  • Тешләр, чәйнәү аппаратының башлангыч өлеше буларак, азыкны үзләштерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Әгәр азык начар чәйнәлсә, вакланып бетмәсә һәм җитәрлек дәрәҗәдә юешләнмәсә, организм аны начар үзләштерә, ашказаны һәм эчәкләрнең эшчәнлеге бозыла. Тешләр шулай ук сөйләмдә һәм кешенең йөзен формалаштыруда да катнаша.

Теш авырулары, сиздермичә генә, йөрәк, буыннар, бөер һәм башка мөһим органнарның авыруына, теш казналары һәм яңакларның ялкынсынуына, хәтта кан агулануга һәм кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин.

Авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу җиңелрәк икәнен һәркем белә. Шуңа күрә үз сәламәтлегебез турында кайгырту - безнең бурычыбыз. Ә инде авырып киткән очракта, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Теше авырткан кешенең вакытында табибка мөрәҗәгать итмәве авыруны уңышлы дәвалауга нык комачаулый.

Тешләрнең сәламәт булуы аларны даими рәвештә чистартып торуга да бәйләнгән. Аларны көн саен ике тапкыр чистартырга, ашаганнан соң авызны җылы су белән чайкарга кирәк. Ләкин  чистарту гына аз. Кешенең мускулларына көн саен физик күнегүләр кирәк булган шикелле, тешләр дә физик күнегүләр ясауга мохтаҗ. Азыкны бер яктагы тешләр белән генә чәйнәсәң, йомшак ризык кына ашасаң, чи яшелчәләр ашамасаң, тешләрнең куәте кими, алар тиз бозылучанга әйләнәләр.

Теш авырулары арасында иң киң таралганы - кариес. Аның башлануына организмның гомуми хәле үзгәрү, үзәк нерв системасындагы, матдәләр алмашындагы кимчелекләр дә сәбәп булырга мөмкин. Теш авыруларын кисәтүдә авыз куышлыгына санация үткәрүнең әһәмияте бик зур. Кариесның никадәр еш очравы судагы фторның күләменә дә бәйле. Фтор 1 литр суда кимендә 0,8-1,2 миллиграмм булырга тиеш. Фтор шуннан ким булган урыннарда кариес күбрәк очрый. Каты, тупас азык та теш авыруларын кисәтүдә ярдәм итә. Ул тешләрне ныгыта. Ашыгып ашау, азыкны яхшылап чәйнәмәү, бер як белән генә чәйнәү, йомшак ризык кына ашау тешләр өчен дә, организм өчен дә зарарлы.

Кеше сәламәтлеге өчен дөрес туклануның әһәмияте бик зур. Барыннан да элек продуктлар яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Татлы һәм камыр ризыклары тешләрнең тиз бозылуына китерә. Шунлыктан ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак. Алар тешләрне механик чистартуга ярдәм итә. Шулай ук витаминнарга бай булулары белән дә файдалы. Организм өчен кирәкле матдәләр һәм витаминнарның иттә, балыкта, сөт ризыкларында, кара икмәктә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булуын онытмаска кирәк.

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев