Тешләрең сәламәт булсын
Бүген теш табиблары көне. Без һәр көнне тешләребезне чистартабыз һәм әлеге процедураның әһәмияте турында уйламыйбыз да.
Тешләрне даими чистарту кариес һәм пародонтитның үсеш алуында төп сәбәпләрнең берсе булган авыз куышлыгы микрофлорасын азыклы тирәлектән мәхрүм итә.
Шуның белән бергә урт тешкә массаж ясау кан әйләнешен көчәйтә һәм пародонт тукымаларындагы матдәләр алмашу процессын яхшырта, казналыкта урнашкан биологик нокталарны активлаштыра, иммунитетны арттыра, ахыр чиктә бу бөтен организмның каршы торучанлыгына уңай йогынты ясый. Тешләрне даими чистарту тонзиллит, ревматизм кебек хроник авыруларның көчәеп китү ешлыгын да киметә.
Сүз уңаеннан, цивилизация тарихыннан күренгәнчә, авыз куышлыгы гигиенасына элек тә зур әһәмият бирелгән. Моны археологик казу эшләре вакытында табылган тешләрне чистарту өчен сөяк, каурый һ.б. әйберләрдән ясалган төрле җайланмалар да раслый. Иң беренче теш чистарту җайланмасын Мисыр фиргавеннәренең төрбәләрендә табалар. Бу — бер башы очлы, икенчесе кечкенә җилпәзә-себерке рәвешендәге каурыйдан гыйбарәт алтын таякчык. Ул үзенә теш щеткасын да, тешчистарткычны да берләштергән.
Беренче теш щеткасы 1780 елда Англиядә уйлап табылган. Аның тоткасы — сөяктән, ә кыллары кабан йоныннан эшләнгән. Ә беренче теш пастасы биш мең ел элек мисырлылар тарафыннан пемза һәм шәрабтан ясалган.
Авыз куышлыгы гигиенасы — бүгенге көндә дә пародонт һәм теш авыруларын кисәтүдә мөһим моментларның берсе. Авыз куышлыгы гигиенасы төрле этапларны үз эченә ала: тешләрне чистарту, теш җепләре куллану һәм бактерияләргә каршы актив компонентларны үз эченә алган махсус сыеклык белән авызны чайкау.
Шунысы игътибарга лаек: халыкның 50 процентка якыны тешләрен даими рәвештә чистартмый. Нәтиҗәдә, өлкәннәрдә пародонт һәм кариесның таралышы 100 процентка җитә.
Халыкның 60-70 проценты тешләрен иртәнге аш алдыннан чистартулары турында әйтә, чөнки моңа безне әти-әниләр балачактан ук өйрәтә. Һәм ул кеше аңында гадәт булып формалаша. Чынлыкта исә безнең максат — тешләрдәге ризык калдыкларын алу. Аңлашыла инде, бу эшне ашаганнан соң эшләргә кирәк. Тешләрне иртә-кич чистарту тагын да яхшырак.
Теш щеткасы — бүгенге көндә тешләрне чистарту өчен бөтен дөньяда иң киң таралган җайланма. Ул ике төргә бүленә — мануаль (кулныкы) һәм автомат (акустик, ультратавыш, электр) теш щеткалары.
Авыз куышлыгы гигиенасында электр щеткасының роленә килгәндә, аңа караш төрлечә. Кайбер тикшеренүчеләр алар аерым өстенлеккә ия түгел дип саный, чөнки чистарту эффекты гадәти теш щеткасыннан аерылмый. Соңгы елларда уртасында төрле формадагы резина-пластик җайланмалар куелган теш щеткалары пәйда булды. Алар тешнең өслегендәге куныкны яхшырак бетерергә мөмкинлек бирә.
Әмма теш щеткасы ярдәмендә авыз куышлыгы гигиенасы таләпләрен катгый үтәп кенә тешнең кырые һәм арасындагы куныкны яхшылап чистарту мөмкин түгел. Моның өчен башка әйберләрдән дә файдаланырга кирәк. Тештәге куныкны бетерү һәм теш арасына кысылган ризык калдыкларын чыгару өчен махсус җепләр (флосслар) кулланыла.
Теш арасындагы ризык калдыкларын, куныкны юып төшерү өчен ирригаторлардан (авыз куышлыгы өчен душ, гидромассажерлар) файдаланырга мөмкин. Әлеге чагыштырмача яңа гигиена чаралары ярдәмче җайланма буларак кулланыла. Алар тешләр һәм авыз куышлыгын чистартып кына калмый, уртлардагы микроциркуляцияне дә яхшырта.
Тешләрне щетка белән чистартуның билгеле бер тәртибе бар. Иң элек тешләрнең тышкы өслеге буйлап югары казналык буенча — өстән аска, аскы казналык буенча астан өскә таба 10-20 тапкыр ышкыйсың. Аннары аңкауга яки телгә таба караган эчке өслеккә чират җитә. Шуннан соң урт тешләргә күчәсең. Моның өчен щетканы горизонталь рәвештә тотарга, башта — өске, аннары аскы казналык буйлап алга-артка таба йөртергә кирәк. Әлеге процедура тешләрнең тышкы өслеге буйлап массаж ясаган кебек хәрәкәтләр ясау белән төгәлләнә. Шулай ук телне чистартырга да онытмыйбыз. Тешләрне чистарту 3 минут тирәсе дәвам итәргә тиеш. Соңыннан авызны махсус сыеклык белән чайкыйбыз.
Кулланучылар базарында нинди генә теш пасталары һәм щёткалары юк. Дәвалау-профилактика өчен каралган теш пасталары фторлы һәм кальцийлы була. Татарстанлыларга составында фтор булган теш пасталарын сайларга киңәш итәм. Теш уртлары белән проблемалары булганнарга ялкынсынуга каршы чаралар куллану файдалы. Теш щёткасын сайлауга килгәндә, балаларга — йомшак, ә өлкәннәргә уртача катылыктагыларын алырга кирәк. Әгәр тешләргә ташлар (зубной камень) еш җыела торган булса яки каты итеп чәй һәм каһвә эчәргә яратучыларга щётканың катырагын да алырга мөмкин. Авыз куышлыгын ризык калдыклары һәм куныктан чистарту өчен сагыз да кулланырга мөмкин.
Сагызны профилактика максатыннан ашаганнан соң көненә 3-4 мәртәбә 10-15 минуттан да артык чәйнәргә киңәш ителми. Һәм ул берничек тә теш щеткасын алыштыра алмый. Ашказаны, пародонт авыруларыннан интегүчеләргә дә аның белән мавыкмаска кирәк.
Тешләрне даими чистарту куныкны бетерә һәм эмальнең минераллашуына ярдәм итә. Гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта, эмальнең минераллашуы акрыная, кариес барлыкка килү өчен уңайлы шартлар туа. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу күпкә яхшырак. Шуңа күрә мин, һәр ярты ел саен табибка күренергә кирәк, дип киңәш итәм. Авыз куышлыгындагы күп кенә авырулар пациентның үзенә сизелмәскә дә мөмкин. Мондый тикшерүләр вакытында онкологик авырулар ачыкланган очраклар да бар. Шуңа күрә авыз куышлыгындагы йомшак тукымаларда (тел, яңак) озак төзәлми торган яралар, шешләр, тырналган урыннар булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кариес ул — авыздагы инфекцияләр. Ә алар авырттыра, теш сызлавы иң көчле авыртулардан санала. Тешләр тиз һәм еш бозылган очракта, авыруның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Гигиена таләпләре тиешенчә үтәләме, организмда җитди үзгәрешләр юкмы — шуны тикшерергә. Шулай ук бавыр, бөер эшчәнлеге бозылу, шикәр авыруы да тешләрдә чагылыш табарга мөмкин.
Кагыйдә буларак, тешне чыккач ук чистарта башларга кирәк. Ризык юшкыны сөт тешләренә дә, төп тешләргә дә бер дәрәҗәдә утыра. Сабыйларның тешләрен дә ярты ел саен табибка күрсәтергә кирәк, чөнки өлкәннәрдә очрый торган авыруларның барысы да кечкенәләрдә дә күзәтелә. Алар балаларда хәтта кискенрәк тә уза әле — тешләре тизрәк бозыла.
Кайбер әти-әниләр, сөт тешләре барыбер төшә, аларны дәваламасаң да ярый, дип уйлап ялгыша. Сөт тешләрен дәвалау даими тешләр сәламәтлегенә, һичшиксез, зур йогынты ясый. Аларны вакытыннан алда алдыру даими тешләрнең дөрес урнашмавына китерергә мөмкин. Ризыкны дөрес итеп тешләп ашамау нәтиҗәсендә тешләргә көч килә. Ә бу киләчәктә хәлне катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә балачакта тешләргә, киресенчә, тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк.
Алсу Шәймөхәммәтова, югары категорияле теш табибы.
Фото:https://ru.freepik.com.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев