САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Техникаң тикшерүгә әзерме?

ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 202 нче боерыгы нигезендә, районның оешма-предприятиеләрендәге тракторлар, үзйөрешле техникалар һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. Мартта алар агрофирмаларда, аграр көллияттә узды. Апрель аенда техник караулар М.Кузнецов (02.04), В.Латыйфуллин (03.04) фермер хуҗалыкларында, «Юмарт» ҖЧҖендә (09.04), Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы, «Благоустройство» ҖЧҖендә (10.04), «Сарман ПМК-Мелиорация» ҖЧҖендә (12.04), «Челтәр...

ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 202 нче боерыгы нигезендә, районның оешма-предприятиеләрендәге тракторлар, үзйөрешле техникалар һәм аларның арбаларына техник караулар башланды.
Мартта алар агрофирмаларда, аграр көллияттә узды. Апрель аенда техник караулар М.Кузнецов (02.04), В.Латыйфуллин (03.04) фермер хуҗалыкларында, «Юмарт» ҖЧҖендә (09.04), Сарман торак-коммуналь хуҗалыгы, «Благоустройство» ҖЧҖендә (10.04), «Сарман ПМК-Мелиорация» ҖЧҖендә (12.04), «Челтәр компаниясе» ААҖнең район электр челтәрендә (15.04), Җәлил җылылык челтәре предприятиесендә, Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгында («Благоустройство») (16.04), бакчачылар ширкәтендә, Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында (17.04), Җәлил һәм Сарман урманчылыкларында (17.04-18.04) булачак. «Җәлилнефть» идарәсендәге техникаларның әзерлеге 22-24 апрель көннәрендә тикшереләчәк. Апрельдә техник караулар узачак оешма-предприятиеләр исемлеген Ләке урманчылыгы (25.04) һәм район электр элемтәсе үзәге (26.04) төгәлли. Сарман гимназиясендә булган мондый ике техника әзерлек сызыгына 6 нчы майга куелырга тиеш. Шәхси хуҗалыклардагы техникалар май-июнь айларында тикшереләчәк. Графигын бераз соңрак бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев