"Татавтодор"ның Чаллы филиалы Сарман участогы коллективы һөнәри бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый
19 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан без "Татавтодор" җәмгыятенең Чаллы филиалы Сарман участогында булдык. Ул ярты район: Сарманнан - Шыгайга, Чукмарлыдан Саклаубашка кадәр булган юлларга хезмәт күрсәтә. Коллектив һөнәри бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый. Участок начальнигы Таһир Сөләйманов безгә түбәндәгеләрне сөйләде. - Без 231 километр юлларны, 20...
19 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан без "Татавтодор" җәмгыятенең Чаллы филиалы Сарман участогында булдык. Ул ярты район: Сарманнан - Шыгайга, Чукмарлыдан Саклаубашка кадәр булган юлларга хезмәт күрсәтә. Коллектив һөнәри бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый. Участок начальнигы Таһир Сөләйманов безгә түбәндәгеләрне сөйләде.
- Без 231 километр юлларны, 20 күпер, 215 суүткәргеч торба, 758 юл билгесен карап, чистартып, ремонтлап торабыз. Быелның тугыз аенда юлларга хезмәт күрсәтү буенча - 35 миллион 24 мең сумлык эш башкардык. Күперләрне тәртиптә тоту буенча 1 миллион 666 мең, суүткәргеч торбаларга - 100 мең, юл билгеләренә 130 мең сум акча тотылды. Чокыр-чакырларны кайнар асфальт белән ремонтлау 15471 квадрат метр мәйданда башкарылды. Һава температурасы 0 градустан түбән булганда, салкын асфальт белән ремонтлау ысулын кулланабыз. Зәй-Сарман, Әлмәт-Мөслим-Сарман, Чаллы-Сарман-Азалак арасында карта белән 2,9 километр юл ремонтладык. Өч километрдан артык озынлыктагы Күтәмәле-Яңа Имән юлын төзеп бетереп киләбез. Аны киләсе елда гына тапшырырга тиеш булсак та, быел ук төгәлләргә уйлыйбыз. Бу юлны ачу бигрәк тә укучыларны сөендерер дип уйлыйбыз. Анда мәктәп автобусы маршруты ачылу күздә тотыла.
Кышка хәзерлек эшләрен дә төгәлләдек. 4126 тонна тозлы ком катнашмасы ташып куйдык. Биш ком сиптергеч машина, ике автогрейдер, бер роторлы кар чистарткыч, ике МТЗ тракторы, бер экскаватор, бер төягеч бүген үк юлга чыгарга әзер. Синоптиклар инде бу атнада ук кар-бураннар вәгъдә итәләр. Ә барлыгы бездә уналты техника берәмлеге бар.
Коллектив тотрыклы, күп еллар буе хезмәт куючылар шактый. 43 эшче-хезмәткәрнең барысы да - үз эшләренең осталары. Шоферлар Айдар Миңнуллин, Мөнип Миргасимов, Рамил Мөхәммәтдинов, Юныс Миңнегалиев, күптән түгел генә эшли башлаучы Илгиз Миңнуллин, Әнфәс Гайнемөхәммәтов, тракторчылар Рамил Хафизов, Рафаэль Харисов, Рузалин Әхмәтов, автогрейдерчы Фәрит Шәймиев, юл эшчеләре Раил Нәбиуллин, Әлфисә Асылгәрәева, Фәнүзә Хисамова, Фаиз Әхтәмов, вахта йөртүче һәм юлда да эшләүче Фәнил Миңнегалиев, Илнар Вагыйзов, Илгиз Латыйпов, экскаватор-төягечтә хезмәт куючы Равил Абдуллин, төягечтә эшләүче Григорий Сахуриев турында мактау сүзләре генә әйтергә мөмкин.
"Юлга җыенсаң, биш чабата үр", - дигәннәр борынгылар. Без киләчәктә дә юлларыбызның уңайлы булуы өчен тырышачакбыз. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәерле юллар - барасы җирләренә исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үз вакытында барып җитүләрен телим. Моңа өстәп, юлларга карата сак карашта булуларын да сорар идем.
Барлык хезмәттәшләрем һәм коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, хезмәтләрендә уңышлар телим. Юллар һәркайсыбызга шатлык кына китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев