Татарстанлыларны җирле үзидарә эшен бәяләргә чакыралар
Татарстанда җирле үзидарә органнарының һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренең эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан сораштыру башланды.
Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда яшәүчеләр әлеге тикшеренүдә актив катнашып, үз фикерләрен белдерә ала. Сораштыру ел саен үткәрелә һәм ул түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
* Муниципаль хакимият органнарының эш нәтиҗәлелеге;
* Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты;
* Транспорт хезмәте, юлларның торышы һәм торак-коммуналь хезмәтләр.
Ничек катнашырга?
Фикер алышуда катнашу өчен махсус порталга кереп, Дәүләт хезмәтләре (ЕСИА) аша авторизация үтү кирәк.
Сораштыру нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә каралачак. Алар киләчәктә районнардагы һәм шәһәрләрдәге тормыш сыйфатын яхшырту, оешмалар эшен камилләштерү өчен нигез булып торачак.
Мәгълүмат өчен: узган ел әлеге сораштыруда республиканың 45 меңнән артык кешесе катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев