Татарстанлылар үз авылларына интернет үткәрү өчен тавыш бирә ала
Татарстанның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз йортларына югары тизлекле интернет үткәрү мәсьәләсендә тавыш бирә ала.
Россия Цифрлы үсеш министрлыгы сораштыру нәтиҗәләре нигезендә өй интернеты беренче чиратта кайсы торак пунктларда барлыкка киләчәген билгеләячәк. Бу эшләр өчен финанслау Россия элемтә операторлары кеременнән формалаша торган махсус резерв фонды исәбеннән бүлеп бирелә.
Сораштыруда халкы 100дән 1000гә кадәр булган һәм инде федераль проектлар кысаларында элемтә инфраструктурасы (мәсәлән, мәктәп яки ФАПларда интернет) булдырылган авыллар катнаша ала. Тавыш бирү 2026 елның 30 мартына кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында ике махсус сылтама (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/ яки https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/) аша үткәрелә. Катнашу өчен авторизация узарга, яшәү төбәген һәм йортның төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Сораштыру аноним рәвештә үтә һәм җыелган мәгълүматлар статистика өчен генә кулланылачак.
Йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлгән түләү каралган, шуннан соң ай саен абонент түләве түләргә кирәк булачак. Бу программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла. 2026 елның ахырына кадәр республикада тагын 100 торак пунктны киң полосалы интернет белән тәэмин итү планлаштырыла.

Рәсем ясалма фәһем ярдәме белән генерацияләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев