САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда химия матдәләре белән агуланучылар арткан

2026 елның 9 мартыннан 15 мартына кадәр булган токсикологик мониторинг нәтиҗәләре буенча республикада 41 кеше химия матдәләре белән агуланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Кемнәр куркыныч астында?

Ведомство мәгълүматларына караганда, агуланучыларның күпчелеген ир-атлар тәшкил итә — 56%. Хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч — 44%.

Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле саннар борчуга сала:

 * Агулану очракларының 12%ы — балалар. Төп сәбәп: олыларның игътибарсызлыгы аркасында балаларның куркыныч матдәләрне ялгыш кабуы.

 * 7,3%ы — яшүсмерләр.

Агулану сәбәпләре: Суицидтан алып «исертүгә» кадәр

Атлан төгәлләнгән белешмәдә агулану сәбәпләре түбәндәгечә бүленә:

 * Белә торып агуланучыларның 70%ы — исереп, аңнарын туманландыру максатыннан, ә 30%ы — үз-үзенә кул салу максатыннан агуланган.

 * Очраклы агуланулар арасында 44,4%ы — матдәләрне ялгыш куллану аркасында килеп чыккан.

Хәмердән агулану

Атна эчендә спиртлы эчемлекләр һәм составында спирт булган сыеклыклар белән агулануның 6 очрагы теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, бу алкоголь продукциясенең каян алынуы билгесез.

Сарманлыларга киңәш: Көнкүреш химиясен һәм даруларны балалар җитә алмаслык урында саклагыз! Шөбһәле урыннардан спиртлы эчемлекләр сатып алудан сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев