САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда хайваннар өчен приютларның эше буенча яңа кагыйдәләр кабул ителде

2026 елның 1 сентябреннән Татарстанда хайваннарны вакытлыча асрау пунктларының эшчәнлеген оештыруның яңа тәртибе үз көченә керәчәк.

Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, мондый пунктларда хайваннарны асрауның максималь срогы 20 календарь көн белән чикләнәчәк. Хезмәткәрләр арасында ветеринар булырга яки хуҗага ветеринария клиникасы белән килешү төзергә кирәк булачак.

Хайваннар приютларын торак пунктларда урнаштыру тыела, алар өйләрдән ким дигәндә 150 метр ераклыкта булырга тиеш. Пунктның территориясе биеклеге ике метрдан ким булмаган койма белән уратып алынырга һәм административ-хуҗалык, хайваннарны асрау һәм калдыкларны саклау зоналарына бүленергә тиеш. Китерелгән хайванны теркәү өчен 24 сәгать вакыт бирелә: бу вакыт эчендә белгечләр аны тикшерергә, вакцинация ясарга һәм агрессиясе барлыгын ачыкларга тиеш. Барлык хайваннар да ун көнлек карантин узарга тиеш.

Яңа кагыйдәләр буенча төрле төр хайваннарны, шулай ук стерильләштерелмәгән ата һәм ана җанварларны бергә тоту тыела. Һәр хайванның үз савыты булырга тиеш, ә эчә торган су чикләнмәгән күләмдә бирелә. Сәламәт хайваннарны көненә ике тапкырдан да ким булмаган (һәрберсе 20шәр минут) йөртергә тиешләр. Приютларда хайваннарны үтерү тыела, моңа закон нигезендә каралган очраклар гына керми. Бу кагыйдәләр 2032 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Ул вакытка кадәр эшмәкәрләр үз приютларының эш тәртибен үзләре билгели ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев