САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча яңа электрон сервис эшли башлады

Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан гражданинның шәхси кабинетында социаль хезмәтләр җыелмасы белән идарә итү өчен яңа сервис ачу буенча Татарстан Республикасы пилот регионы исемлегенә кертелде. Сервис социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гариза язарга мөмкинлек бирә. Әлеге электрон хезмәт хәзерге вакытта тәҗрибә режимында эшли. Социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге Дәүләт социаль ярдәме...

Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан гражданинның шәхси кабинетында социаль хезмәтләр җыелмасы белән идарә итү өчен яңа сервис ачу буенча Татарстан Республикасы пилот регионы исемлегенә кертелде. Сервис социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гариза язарга мөмкинлек бирә. Әлеге электрон хезмәт хәзерге вакытта тәҗрибә режимында эшли.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге Дәүләт социаль ярдәме барлык айлык акчалата түләүләр(ЕДВ) алучыларга да бирелә.

Аның эченә дәвалау препаратлары, медицина эшләнмәләре алу, санаториягә путевка алу, шулай ук санаториягә бару-кайту өчен юл чыгымнары керә.

Гражданинның шәхси кабинетында урнашкан яңа электрон сервисны эшләтеп җибәрү белән Федераль ташламага ия булучы социаль хезмәтләр җыелмасы белән файдаланырга хокуклы, эмма аны акчалата алучылар әлеге җыелманы алу вариантын үзгәртү өчен елга бер тапкыр 1 октябрьгә кадәр гариза белән электрон рәвештә, яки Пенсия фонды идарәләренең клиентлар белән эшләү бүлегенә, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә алалар.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча электрон гариза гражданинның шәхси кабинетында ел башыннан ачылган беренче сервис булды. 2016 ел дәвамында кабинеттагы сервислар саны шактый киңәеп, аңа айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) һәм соөиалҗ түләүләр билгеләү турында хәбәр җибәрү, ана капиталы сертификатын формалаштыру, ана капиталы акчасыннан файдалану, шулай ук пенсия тупланмаларын күчерү һәм билгеләү өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев