САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ришвәтнең гомуми суммасы 700 миллион сумнан арткан

Татарстанда икътисади куркынычсызлык бүлекчәләре өчен коррупциягә каршы көрәш иң мөһим юнәлеш булып кала.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов уздырган матбугат конференциясендә билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Узган 2025 елда республикада коррупциягә бәйле 1400дән артык җинаять ачыкланган. Аларның төп өлеше — меңнән артыгы — ришвәтчелеккә туры килә. Шул ук вакытта һәр өченче очрак диярлек (якынча 300 җинаять) зур һәм аеруча зур күләмдә ясалган. Статистика мәгълүматларына караганда, хокук сакчылары тарафыннан ришвәт бирүнең — 429, арадашчылык итүнең — 303, ә ришвәт алуның 164 очрагы теркәлгән. Моннан тыш, 200гә якын кече күләмдәге ришвәт факты ачыкланган.

Рафаэль Усманов белдергәнчә, республикада ришвәтнең уртача күләме 676 мең сум тәшкил итә. Ел дәвамында законсыз алынган акчалата бүләкләрнең гомуми суммасы исә 700 миллион сумнан артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев