Татарстанда «Профессионаллар» чемпионаты рекорд куйды
Татарстанда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы төгәлләнде.
Быел ярышлар тарихында рекордлы күрсәткеч теркәлде: катнашучылар 352 компетенция буенча көч сынашты. Бу узган ел белән чагыштырганда 23 юнәлешкә күбрәк.
Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырыла. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, быел исемлеккә зоотехникадан алып цифрлы трансформациягә кадәр 26 яңа юнәлеш өстәлгән.
Чемпионат саннарда:
* 6392 кеше — проектта катнашучыларның гомуми саны;
* 1932 конкурсант (шуларның 639-ы — мәктәп укучылары-юниорлар);
* 2500дән артык эксперт һәм белгеч;
* 1417 волонтер ярдәм иткән.
Ярышлар Татарстанның 23 районындагы 70тән артык махсуслаштырылган үзәктә узды. Төбәк этабында җиңүчеләр республика данын төбәкара ярышларда яклаячак. Чемпионатның финаллары быел Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев