САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда милли проект кысаларында 3000гә якын юл билгесе урнаштырылды

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Татарстанда юлларда куркынычсызлыкны арттыру буенча масштаблы эшләр дәвам итә.

Узган ел эчендә республикада 2877 яңа юл билгесе куелган.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, билгеләрдән тыш, 11 чакрымнан артык барьерлы һәм 3,8 чакрымга якын җәяүлеләр киртмәсе урнаштырылган, 9 чакрым юлда яктырту системасы монтажланган һәм 18,8 чакрым тротуар төзелгән, дип яза "Татар-информ" МА. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен инфраструктура да ныгытылган: 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 чакрым велоюллар, 53 тукталыш пункты һәм 35 «ясалма тигезсезлек» барлыкка килгән.

Интеллектуаль системаларга аерым игътибар бирелә. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 19 светофорда адаптив идарә итү системасы кертелгән, ул автомобильләр агымына карап эш режимын автомат рәвештә көйли. Бу тыгыннарны киметә һәм куркынычсызлыкны арттыра.

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү — безнең өстенлекле бурычыбыз. Бу масштаблы эшләрнең барысы да халыкның уңайлыгы һәм куркынычсызлыгы өчен башкарыла. Бу эш дәвам итәчәк», — дип билгеләп үтте ТР транспорт министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Милли проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә шәһәр агломерацияләрендә норматив таләпләргә җавап бирүче юллар өлеше 90,46% ка кадәр җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев