Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга җир участоклары бирелергә мөмкин
Татарстанда махсус хәрби операциядә (СВО) катнашкан һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган хәрбиләргә җир участоклары бирү мәсьәләсе карала.
Бу хакта «Ватан сакчылары» фондының республика филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Әлеге башлангыч федераль үзәктән килә: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә шундый ярдәм чарасын гамәлгә ашырырга кушкан иде.
«Татарстанда бу юнәлештә эш алып барыла. Без ТР Җир кодексына үзгәрешләр әзерләүдә катнаштык һәм мәсьәлә тиз арада хәл ителер дип өметләнәбез», — диде Удачина.
ТР Дәүләт Советының Социаль политика комитеты рәисе Алексей Созинов эшнең баруын таныды, әмма аның билгеле бер кыенлыклар белән бәйле булуын да искәртте. Аның сүзләренчә, депутатларга халыктан шундый эчтәлекле мөрәҗәгатьләр килә һәм бүгенге көндә мәсьәлә җентекле эшкәртү стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев