САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Корбан гаете өчен сарыклар җитәрлек: читтән мал ташу ихтыяҗы юк

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы РТ Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габдулхак Мотыгуллин сүзләренә таянып хәбәр итте.

Матбугат конференциясендә белгеч хайваннар җитмәве турындагы фикернең ялгыш булуын билгеләп үтте: бүгенге көндә республикада 188 мең баш сарык исәпләнә (шуларның 41 меңе — җәмәгать секторында, 146 меңе — шәхси хуҗалыкларда). Габдулхак Мотыгуллин ассызыклаганча, бу күләм эчке ихтыяҗны капларга тулысынча җитә, шуңа күрә башка төбәкләргә барып мал эзләүнең мәгънәсе юк. Шулай ук ул халыкны алыпсатарлардан сак булырга чакырды, чөнки алар еш кына арзанга яраксыз малларны җыеп, кыйммәткә сатуны максат итеп куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев