Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда көчле җил йортларга зыян китергән

Кичә Татарстан территориясендә көчле җил аркасында торак йортлар һәм хуҗалык корылмалары зарарланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика баш идарәсе хәбәр итүенчә, иң күп зыян Аксубай районында теркәлгән, дип яза «Татар-информ» МА.

Биредә ике торак йортның түбәсе өлешчә куптарылган, тагын биш хуҗалык корылмасына да зыян килгән. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җиткән.

Давыл агачларны да аударган. Мәгълүматларга караганда, республика буенча 12 агач егылган. Казанда – өч, Чистай районында – биш, Аксубай районында – өч, Арча районында бер агач ауган.

Көчле җил электр линияләренә дә зыян салган. Лениногорск, Чистай, Әлмәт һәм Биектау районнарында 1 079 абонент вакытлыча утсыз калган. Чистай районындагы «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагерьларында да электр белән тәэмин итү туктатылган.

Хәзерге вакытта, энергетиклар хәбәр итүенчә, барлык җирлекләрдә электр белән тәэмин итү торгызылган. Зыян күргән йортларны ремонтлау эшләре башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев