Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда кече технологик компанияләр саны 1,4 тапкырга арткан

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда кече технологик компанияләр саны 273кә җиткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Республикада мондый компанияләр нигездә сәнәгать, телекоммуникацияләр һәм интернет, сәламәтлек саклау, файдалы казылмалар чыгару, фәнни тикшеренүләр һәм инженерлык проектлаштыру өлкәләрендә эшли. Алар яңа җитештерү процесслары, инженерлык комплекслары, яңа үзлекле материаллар, ясалма интеллект һәм акыллы идарә системалары эшләү белән шөгыльләнә.

Кече технологик компания статусы өстәмә документлар таләп итмичә ярдәм чараларына ирешү мөмкинлеге бирә. Татарстан фирмалары эре Россия корпорацияләре ихтыяҗларына технологик компанияләрне «үстерү» грант программасында актив катнаша.

Шулай ук республика МТКлары өчен федераль ярдәм чаралары комплексы да ачык: льготалы кредитлардан алып «Сколково» статусына кадәр. Ярдәм ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан «Технологияләр» федераль проекты һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә.

Бүгенге көндә Татарстандагы кече технологик компанияләр саны Идел буе федераль округындагы гомуми санның 22%, ә Россия буенча – 4% тәшкил итә. РФ реестрында 7,2 меңнән артык МТК исәпләнә. Бер республика МТКсының уртача чыгымы 245 млн сумнан артып тора, бу ил буенча уртача күрсәткечтән 32%ка югарырак.

Республика МТКларына ярдәм чаралары һәм статус алу буенча инструкция белән ТР Икътисад министрлыгы сайтында яки бердәм контакт-үзәк телефоны буенча танышырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев