Татарстанда яшь буынны саклау буенча яңа инициатива буенча фикер алышалар.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров закон дәрәҗәсендә балигъ булмаганнар өчен төнлә интернетка керүне чикләргә тәкъдим итте.
«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, бу фикер «Бердәм Россия» партиясе форумында яңгырады. Министр сүзләренчә, мондый вакыт чикләүләре балаларны челтәрдә контрольсез утырудан сакларга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Азат Кадыров яшьләрнең буш вакытын оештыру темасына да тукталды. Чыгышның төп тезислары:
Уен индустриясен җайга салу: видеоуеннар ясау һәм тарату өлкәсендә тәртип урнаштыру кирәк.
Милли контент: Иннополис университеты белән берлектә яшүсмерләр өчен Россия видеоуеннарын эшләү башланган инде.
Министр ассызыклаганча, бу өлкәдә сыйфатлы милли продукт булдыру — чикләүләр кертү кебек үк мөһим бурыч.
Нет комментариев