Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда янәдән көчле яңгыр, яшен һәм боз яву көтелә, бераз суыта

Бүген, 20 июньдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булып, дымлылык сакланачак, температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге фаразлый, дип яза «Татар-информ» МА.

Республика өстендә болытлылык сакланып, ачыкланулар да булачак. Көндез барлык районнарда да, шул исәптән Казанда да, яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда көчле булуы ихтимал. Яшенле яңгырлар, шулай ук боз явуы да фаразлана.

Көньяк-көнчыгыштан исәчәк җил (секундына 6–11 метр) вакыт үтү белән көньяк-көнбатышка борылачак. Көндез кайбер урыннарда җил көчәеп, секундына 15–17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда – 13 метрга кадәр).

Төнлә җылы булып (+17 градуска кадәр), көндез һава Татарстанда +19…+24 градуска кадәр генә җылыначак (Казанда +19…+21).

Районда да шундый һава торышы саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев