САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда һөнәр алыштыруның төп сәбәпләре аталды

Ни өчен Татарстан халкы эшчәнлек өлкәсен тамырдан үзгәртә? Бу сорауга ТР Хезмәт министрлыгында җавап бирделәр.

Экспертлар сүзләренчә, төп сәбәпләр – “һөнәри яну”, ул 5-7 ел эшләгәннән соң башлана һәм эмоциональ хәлсезлеккә китерә. Югарырак хезмәт хакына омтылу, шәхес буларак үсү теләге һәм глобаль цифрлы трансформация дә мөһим факторлар булып тора.

Татарстанда актив үсеш кичерүче һәм традицион тармаклардан кадрлар җәлеп итүче мәгълүмати технологияләр индустриясе (IT-сфера) йогынтысы аеруча сизелә. Цифрлаштыру акча эшләү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка китерә, мәсәлән:
-    читтән торып эшләү – эш бирүче белән онлайн хезмәттәшлек итү мөмкинлеге;
-    онлайн-платформалар – клиентларга онлайн-сервислар аша хезмәт яки товар күрсәтү;
-    автоматлаштыру – кайбер иске һөнәрләрне алыштырса да, яңаларына ихтыяҗ тудыра.
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәр алыштыруга шулай ук һөнәргә ихтыяҗ булмау, даими стресс, штатның кыскаруы яки башка шәһәргә күченү йогынты ясавын искәртеп үттеләр, дип яза “Татар-информ” МА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев