Татарстанда ел башыннан 244 гаиләгә балалар җыелмасы тапшырылган
2026 елның гыйнвар һәм февраль айларында Татарстан Республикасында яңа туган сабые булган гаиләләргә 244 бүләк җыелмасы бирелгән.
Аларның 68е махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тапшырылган. Бу төр ярдәм республикада яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гаиләләргә каралган һәм бала тудыру йортыннан чыккан көнне үк бирелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, бүләк җыелмасына сабый өчен иң кирәкле әйберләр керә. Анда трансформер-комбинезон, кокон-мендәр, киез итек, сырган юрган, махра җыелмасы, подгузниклар, пеленкалар, кер юу порошогы, сабын, гель-шампунь һәм тән өчен кремнар бар. Балалар өчен кирәк-яраклар тапшыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев