Татарстанда БПЛА куркынычы туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Татарстанда пилотсыз очкычлар (БПЛА) һөҗүме куркынычы туганда үзеңне саклау чаралары турында искәрттеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белгечләре түбәндәге киңәшләрне үтәргә чакыра:
Бина эчендә булсагыз:
* Тиз арада аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез (лифт кулланырга ярамый!).
* Фатирда калсагыз, тәрәзәсез бүлмәгә — ваннага яки коридорга кереп, җиргә утырыгыз. Тәрәзә янында тору куркыныч.
Урамда булсагыз:
* Якындагы бинаның беренче катына, җир асты кичүенә яки башка ышанычлы урынга кереп качыгыз.
* Һавада дрон күрсәгез, аның күз уңына эләкмәскә тырышыгыз, читкәрәк китегез.
Нәрсә эшләргә ярамый?
* Калдыкларга кагылмагыз: Җимерелгән дрон кисәкләре шартлавы мөмкин.
* Гаджетларны кулланмагыз: Дрон янәшәсендә рация, телефон яки GPS җайланмаларын кабызу детонациягә китерергә мөмкин.
* Видео таратмагыз: Төшерелгән фото-видеоларны социаль челтәрләргә куймагыз — бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәчәк.
> Мөһим: Дрон күрсәгез, шунда ук «112» номерына хәбәр итегез. Төшергән видеоларны тик хокук саклау органнарына гына тапшырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев