Татарстанда балалар белән тәрбия эше буенча яңа программалар эшләячәкләр
Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үсеп килүче буын белән тәрбия эшенең һәм балаларны тискәре йогынтыдан саклауның яңа программалары эшләнеләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында вице-премьер Ләйлә Фазлыева белдерде. Аның сүзләренчә, республикада 52 муниципаль комиссия эшли, ә агымдагы елдан район башлыклары профилактика чаралары турында атна саен Рәискә хисап тотачак. Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә эчке исәптә торган 88 меңнән артык балага карата адреслы ярдәм күрсәтү һәм һәркайсына индивидуаль якын килү мөһим. Үз чиратында, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга районнарга барганда мәктәпләргә керергә, ата-аналар комитетлары һәм комиссияләр эшен тикшерергә, балалар хокукларын яклауны көчәйтергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев