САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда алкогольдән агуланып үлүчеләр саны кимеде

Үлем күрсәткече өчтән бергә түбәнәйгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда алкоголь белән агулану аркасында килеп чыккан үлем очраклары 32%ка азайган. Бу саннарны ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Шулай ук теркәлгән алкоголь психозлары санының 21%ка кимүе күзәтелә.

«Антиалкоголь программасы кысаларында 5511 кеше кодлаштыру курсын узды, аларның яртысында тотрыклы ремиссиягә ирешелде. Гаиләләр белән эшләүгә юнәлтелгән “Аеклык ноктасы” (Точка трезвости) проекты ярдәмендә 1200дән артык баланың үз туган йортында калуына ирешелде», — дип билгеләп үтте Альмир Абашев.

Тәкъдим ителгән мәгълүматлар республикада алкоголизмны профилактикалау буенча алып барылган системалы эшнең уңай нәтиҗә бирүен раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев