САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 5,8 меңгә якын ятим бала торак белән тәэмин ителде

2013 елдан алып 2025 елга кадәр Татарстан Республикасында махсус торак фондыннан 5,8 мең ятим бала фатирлы булды.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Элек елына уртача 300 кеше торак алса, 2020 елдан башлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән өстәмә финанслау бүлеп бирелү нәтиҗәсендә, бу күрсәткеч 600дән артып китте. Мәсәлән, 2023 елда 762 кеше яңа йортка күчте, ә 2022 елда республика ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләр исемлегенә керде. Программаны финанслауның төп өлеше — 94,2 проценты республика бюджетына туры килә, федераль субсидия исә 5,8 процентны тәшкил итә. 2026 елда бу максатларга 2,9 миллиард сум каралган, бу 641 кешене тораклы итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2026 елның 1 февраленә булган мәгълүматлар буенча, чиратта 4,1 мең кеше тора, шуларның 2,5 меңенең торак алу хокукы туган. Шулай ук 2024 елдан Татарстанда торак сатып алу өчен сертификатлар бирелә башлады. 2025 елда 70 сертификат хупланган, алар буенча 64 кеше 300,8 миллион сумлык түләү алган. 2026 елда тагын 21 сертификат расланган. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы ятим балалар торак алуда өстенлекле хокукка ия. 2023 елдан 2026 елга кадәр СВОда катнашкан 53 кеше фатир белән тәэмин ителде, бу юнәлештәге эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев