Татарстанда 27 майда яңгыр һәм +22 градуска кадәр җылылык көтелә
Татарстанда 27 майда яңгыр көтелә, кайбер районнарда көчле явым-төшем, шулай ук яшен һәм томан булуы мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, кыска вакытлы көчәю булганда 15-20 метрга кадәр көтелә.
Көндез һаваның максималь температурасы +13…+18 градус, республиканың көнчыгышында урыны белән +22 градуска кадәр җылы була.
Район территориясендә дә шундый һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев