Татарстанда 2,5 мең гектардан артык мәйданда урманнар торгызылачак
Татарстанда 2026 елда урман фондын яңарту буенча масштаблы эшләр көтелә.
Барлыгы 2 550 гектар мәйданда урманнар торгызылачак, шуның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте. План буенча эшләр берничә юнәлештә алып барылачак:
* 1 200 гектарда — яңа урман культуралары утырту;
* 1 348 гектарда — табигый торгызуга ярдәм итү;
* 2 гектарда — катнаш торгызу эшләре.
«Без урман байлыкларын арттыру буенча системалы эшне дәвам итәбез. Орлыклар әзерләүгә һәм питомникларда сыйфатлы үсентеләр үстерүгә аерым игътибар биреләчәк», — дип белдерде Илгизәр Зарипов.
Белгечләр хәзер үк эшкә керешкән: бүгенге көндә ылыслы агачларның орлыкларын җыю һәм эшкәртү бара. Илкүләм проект кысаларында барлыгы 11,5 тоннадан артык орлык җыю, шулай ук махсус техника сатып алу да планлаштырыла.
Мәгълүмат өчен: соңгы биш ел эчендә республикада 17,5 мең гектарда урман торгызылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев