Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертергә планлаштыралар
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә. Күрсәтелгән чорда республика халкы өчен берничә катгый чикләү кертелә: учак ягу, чүп-чар, коры үлән һәм көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Шулай ук Татарстан халкына һәм кунакларына урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм балалар лагерьлары территориясендә мангалларда һәм учакта ризык пешерү тыелачак. Бу чаралар җәмәгать туклануы объектларына (кафе-рестораннарга) кагылмый. Моннан тыш, янгын куркынычы булган урыннарда 1-3 класслы пиротехника куллану һәм ачык ут ярдәмендә һавага күтәрелә торган «күк фонарьларын» җибәрү тыелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев