Татарстанда 2,4 мең чакрымга якын яңа янгынга каршы полоса ясалган
Татарстан урманнарын уттан саклау өчен Татарстанда 2,4 мең чакрымга якын (2395,2 км) янгынга каршы полосалар ясалган. Ике тапкыр күбрәк мәйданда исә иске полосалар яңартылган. Бу эшләр «Экология» милли проекты кысаларында башкарыла.
Әлеге мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җиткерә.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, бу чаралар янгын чыгу куркынычын киметү һәм ут таралган очракта аны тизрәк сүндерү өчен бик мөһим. Шул ук вакытта табигать куенында ял итү урыннарын төзекләндерү һәм кисәтүче аншлаглар урнаштыру да дәвам итә.
Саннар:
белгечләр инде булган 4806,9 км янгынга каршы полосаны яңарткан. Шулай ук урман эчендә 36 км яңа юл салынып, 149 км юл төзәтелгән.
Бу чараларның барысы да кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыгарга мөмкин булган бәла-казаларны кисәтүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев