САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 14 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстанда ел саен үткәрелә торган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен 14 мартта яңартачак.

Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаров белдергәнчә, ярминкә сезоны 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фермер продукциясен сату мәйданчыклары республиканың дүрт шәһәрендә оештырыла.

 * Казанда – 14 мәйданчыкта;

 * Түбән Камада – 3 ноктада;

 * Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә – 2-шәр мәйданчыкта.

Министр сүзләренчә, узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 миллиард сумнан артык продукция сатылган. Бу чаралар халыкка сыйфатлы продукцияне җитештерүчедән турыдан-туры, кулай бәядән алырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев