Татарстан РКОД табиблары пациентның зур шешен кисүсез һәм наркозсыз алганнар
Татарстан Республика клиник онкология диспансеры табиблары алма зурлыгындагы шешне югары технологияле операция ярдәмендә пациентның бот артериясендәге кечкенә тишек аша алганнар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Онкодиспансерга простата бизенең зур аденомасы белән пациент мөрәҗәгать иткән. Шеш күләме 120 куб сантиметрдан артып киткән. Хәлне авырулар – инфаркт, инсульт һәм системалы атеросклероз – тагын да катлауландырган. Пациент даими рәвештә антикоагулянтлар кабул иткән, шуңа күрә ачык операция кан китү һәм тромбоз ясалу куркынычы белән янаган.
Мультидисциплинар консилиумда табиблар аз инвазив эндоваскуляр операция ясарга карар кылган. Пациентка простата артерияләренең эмболизациясе (кан агышын блоклау) башкарылган.
Хирурглар операцияне урынлы анестезия астында, бот артериясендәге кечкенә тишек аша үткәргән. Микрокатетер ярдәмендә рентгенэндоваскуляр хирурглар, шешне тукландыручы патологик кан агышын ачыклап, аны туктаткан.
– Кисүсез, гомуми наркозсыз һәм озак тергезүсез пациент операциядән соң палатага әйләнеп кайтты. Ул үзен яхшы хис итә һәм өйгә чыгарылуга әзерләнә, – дип билгеләп үттеләр диспансерда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев