САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сарманлыларны Яңа ел белән котлый

«Узган елның эре казанышлары барыбызның да хәтерендә калачак. Без бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Ул безнең барыбыз өчен дә әхлакый ориентир булачак. Президент һәм муниципаль депутатлар сайлаулары югары дәрәҗәдәге бердәмлегебезне күрсәтте. Республиканың алга таба үсеше, су төрләре буенча дөнья чемпионатының һәм башка халыкара форумнарның уңышлы үтүе 2019 елда...

«Узган елның эре казанышлары барыбызның да хәтерендә калачак. Без бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Ул безнең барыбыз өчен дә әхлакый ориентир булачак. Президент һәм муниципаль депутатлар сайлаулары югары дәрәҗәдәге бердәмлегебезне күрсәтте. Республиканың алга таба үсеше, су төрләре буенча дөнья чемпионатының һәм башка халыкара форумнарның уңышлы үтүе 2019 елда эшче һөнәрләре буенча дөнья беренчелеген кабул итәргә хокук бирде. Татарстан - инновацион активлык һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча да Россия субъектлары арасында алдынгы урында. Авыл хуҗалыгы актив рәвештә үсә. Болар барысы да - уртак хезмәт нәтиҗәсе. Мин барлык татарстанлыларга чын күңелдән рәхмәтле. Сезне Яңа 2016 ел белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим", - диелә аның Котлау сүзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев