Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан яшьләре «Мәктәп бизнес-старты» финалында үзләрен сынады

Татарстанда «Мәктәп бизнес-старты» проектының финал этабы узды.

Республиканың төрле почмакларыннан килгән 120дән артык талантлы укучы үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Чара «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Яшь эшмәкәрләр форумда традицион һөнәрләрдән башлап, югары технологияле эшләнмәләргә кадәр булган кызыклы проектлар белән чыгыш ясады. Финалда Казан шәһәре белән беррәттән Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Сарман районнарыннан килгән 12 көчле команда катнашты.

Укучыларның иҗади фикерләве сокландырды: алар экологик чиста продукция җитештерү, балалар өчен роботлар ясау, GPS-трекерлы аксессуарлар уйлап табу кебек инновацион юнәлешләрне тәкъдим иттеләр. Шулай ук, милли бизәкле киемнәр тегү һәм татар халык ашларын заманча форматта тәкъдим итү кебек гореф-гадәтләребезне саклаучы проектлар да аерым игътибарга лаек булды.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә, мондый проектлар балаларга бизнесның нигезен аңларга, командада эшләргә һәм үз идеяләрен экспертларга якларга ярдәм итә. Бу — киләчәктә республика икътисадын алга этәрәчәк яңа буын кадрларны тәрбияләүнең бер ысулы.

Финаль нәтиҗәләре буенча, Сарман, Минзәлә һәм Буа районнары командалары өч номинациядә җиңү яулады.

Җиңүчеләрне «Сколково» һәм Мәскәүнең әйдәп баручы инновацион үзәкләренә кызыклы сәяхәт көтә.

Шулай ук, эшмәкәрлеккә өйрәтүдә активлык күрсәткән Җәлил бистәсенең 2 нче урта мәктәбенә махсус сертификатлар тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы әлеге проект инде өченче ел рәттән уздырыла. Өч ел эчендә ул 45 меңнән артык укучыны берләштерде, аларның 21 меңнән күбрәге — авыл һәм кече шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар.

Фотолар "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев