САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан балалары Лисичанск сәнгать мәктәпләренә китаплар һәм иҗат комплектлары тапшырды

Лисичанск шәһәренең музыка һәм нәфис сәнгать мәктәпләре укучылары Татарстаннан махсус әдәбият, уку-методик кулланмалар һәм иҗат өчен комплектлар алды.

Бүләкләрнең зур өлешен республика мәктәпләре укучылары һәм педагоглары үзләре җыйган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, ярдәмне тапшыру өчен Лисичанск мәктәпләренә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыков килде. Ул уку классларын карап чыкты, балалар һәм укытучылар белән аралашты. Хәзерге вакытта Лисичанск музыка мәктәбендә 64 бала белем ала, алар яңа концерт программасы өстендә эшлиләр. Нәфис сәнгать мәктәбенә 60тан артык укучы йөри. Биредә классик юнәлешләр белән беррәттән, заманча компьютер модельләштерүе дә үзләштерелә. Ринат Садыков балаларның зур иҗади куәтен билгеләп үтте һәм Татарстанның яшь талантларга ярдәм итүне дәвам итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев