САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татар җырының тамыры – халык көйләрендә”

Син - күңелнең рушандай ак көзгеседер, Хаклык вә тугрылыкның бер билгеседер, Яшәү рәвешенең дөрес өлгеседер, - Син булмаган җирдә яшәү күңелсездер. Шәмсия Җиһангирова. Сәхнәдә ул нур чәчеп, балкып тора. Сәхнәдә ул - чын актер. Аның башкару манерасы да чын артистларча. Төз сын-гәүдә, җиңел хәрәкәт бары тик сәхнә йолдызларына гына хас....

Син - күңелнең рушандай ак көзгеседер,
Хаклык вә тугрылыкның бер билгеседер,
Яшәү рәвешенең дөрес өлгеседер, -
Син булмаган җирдә яшәү күңелсездер.
Шәмсия Җиһангирова.
Сәхнәдә ул нур чәчеп, балкып тора. Сәхнәдә ул - чын актер. Аның башкару манерасы да чын артистларча. Төз сын-гәүдә, җиңел хәрәкәт бары тик сәхнә йолдызларына гына хас.
Аның җырларын тыңлаганда, күңелләр киңәеп китә, рух күтәрелә, яшисе килү теләге арта.
Артистларның тормышлары сәхнәгә турыдан-туры бәйле. Репетицияләр, гастрольләр... Шәхсән үзләре өчен вакытлары калмый да кебек. Аларның гомерләре халык арасында, аңа хезмәттә үтә. Кайларда гына, нинди катлау кешеләре белән генә булмый ул очрашулар! Мәктәп диварларыннан башлап, хөкүмәт югарылыгына кадәр барып җитә алар!
Иҗат киңлекләре
Җырчы Зөһрә Сәхәбиева көйне күңел дулкыннарында тибрәтә, мелизмнар белән баета. Әсәрне югары профессиональ дәрәҗәдә тамашачыга җиткерә. Көйне беренче башкаручы буларак, аңа озын гомер бирүгә ирешә. "Җидегән чишмә", мәсәлән, җырчының визит карточкасына әйләнде. Аны белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр карты шикелле, "Җидегән чишмә" җыры да Зөһрә Сәхәбиеваныкы гына кебек тоела. Гомумән, Сара Садыйкованың бай бизәкле көйләре нәкъ менә Зөһрә Сәхәбиевага атап язылган диярсең. "Сусау" җырының профессиональ куелган тавыш өчен булуы әллә каян күренеп тора, аны йомшак тавыш белән башкару мөмкин дә түгел. Тотрыклы темптагы колачлы көй - көчле тавыш өчен. Батырып эшләгән кеше кебек, безнең Зөһрә дә тавышының бөтен мөмкинлекләрен сокландырырлык итеп эшкә җигә. Көйне тыңлаганда: "Сөбехәәналлаһи, күз тимәсен!" - дип куясың.
Тулы оркестрга кушылып башкару авыр эшләрдән санала. "Әни", моңсу җыр булганлыктан, сузып җырлана, шуңа күрә җырчыга икеләтә көч куярга туры киләдер, ә җырлавында көчәнү сизелми.
Шунысы кызык: әгәр дә нота таләп итсә, альт тавышлы башкаручы сопранога күчә ала икән. Мәсәлән, җырчы "Өй артыгыз гөлбакча" җырын, җиңел күчеш алып, югары ноталарда башкара.
Җырлаганда, артист образга керә. "Кошларга"ны (Г.Тукай шигыре) баянга кушылып, сузып җырлый ул. Әкрен лирик көйнең үзеннән үк табигать сурәтләнешен тоясың. Җырчы йомшак бәрхет тавышы белән кошларга эндәшә, музыкаль авазлар ярдәмендә сорау интонациясен бирә.
Татар халкы мөнәҗәткә элек-электән сак караган. Аны тулы әзерлекле, моңга бай тавыш ияләре генә башкарган. Җырчыларның барысы да мөнәҗәт әйтергә алынмый. "Бу - мөбарәк җомга көн" уртача темпта (модерате), такт үлчәменең үзенчәлеге аркасында, җырчыдан зур осталык таләп итә.
"Әллүки" - сузып җырлана торган гаять авыр җыр. Зөһрә Сәхәбиева аны, киң сулыш алып, чиста интонация белән, мелодик позициядә тотып башкарып чыга. Шушы көйне тыңлаганнан соң, конкурс шартларының иң югары таләбе итеп халкыбызның озын көйләрен башкару куелуының сәбәбен аңлыйсың. Халык көен (аның да сузып җырлана торганын!) башкара алу - олы имтихан икән.
- Җырчы булып танылганчы, Сарман кызына нинди юллар үтәргә туры килде?
- Гаиләдә мин көтеп алынган бишенче бала идем. Элек татарда төпчек бала ата-ананы тәрбия кыла иде. Без барыбыз да - кыз балалар. Әти-әниемнең өлкәнәя баруларын истә тотып, аларга сәламәтлек ягыннан картлык көннәрендә ярдәм итәргә теләп, башта Казан медицина училищесына укырга кердем. Исәбем киләчәктә шушы юнәлештә югары белем дә алу иде. Ләкин җырга мәхәббәтем көчле булган, ахрысы. Нәҗип Җиһановның хәер-фатихасы белән консерватория студенты булдым.
- Иҗатыгызда таяныр кешеләр очрадымы?
- Әйе, әлбәттә. Әйткәнемчә, беренче ярдәмчем ректор Нәҗип ага Җиһанов булды. Чөнки ул чорда консерватория фәкать опера җырчылары гына әзерли иде. Олуг композиторыбыз, шәхесебез, профессорыбыз, эксперимент итеп, үземне укырга алды. Остазларым рухи ярдәм күрсәттеләр. Зөләйха Хисмәтуллина, Нияз Даутов, Зөһрә Бәйрәшеваның иҗатымда өлешләре зур.
- Хәзерге күзлектән караганда, ул чактагы адымыгызга нинди бәя бирәсез?
- Консерватория ишеген бары тик яшьлек кыюлыгы белән генә ачканмын. Укый башлагач, нинди авыр эшкә тарыганлыгымны тиз аңладым. Хәтта башлангыч музыкаль белемем дә юк иде. Ярый әле авырлыгын белмәгәнмен, югыйсә...
- Катлаулы тормышның җитди сынауларына каршы тору өчен көчне каян аласыз?
- Аллаһы Тәгаләгә сыгынып яшәү ярдәм итә. Әлбәттә, көчле рухлы булу да кирәк. Кеше мескен булмасын ул. Мин үземә шагыйрь Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен өлге итеп куйдым. Аның шигырьләреннән яшәү өчен көч тә таптым. Сынаулар сыну өчен түгел, чыныгу өчен генә булсын иде.
- Яшәү мәгънәсенә ничек ирешергә?
- Максатыңа ирешү юлларын билгеләргә һәм хезмәт куеп эшләргә кирәк. Изге Коръән кушканча дөрес яшәгән кеше вөҗдан газабы кичерми.
- Халык җырчысының тормышы турында сорашмакчы идем.
- Безнең тормыш халыкныкыннан әлләни аерылмый. Иҗат, репетицияләр, концертлар, гастрольләр, очрашулар - безнең даими хезмәт. Һәрвакыт диярлек халык арасында.
- Халык җырларының җырчы язмышына тәэсире ничек?
- Зур. Хәтта турыдан-туры тәэсире бар. Халкыбызның озын җырлары җыр сәнгатенең тамырын тәшкил итә. Гөл тамырдан үскән кебек, җырчы да халык җырларын өйрәнсә, башкарса гына үсә ала. Моңа бигрәк тә яшь башкаручылар игътибар итсен иде.
- Җыр бер башкаручы тарафыннан популярлашып китә. Шул ук җырны башкаларның җырлый башлавына ничек карыйсыз?
- Классик җыр дәрәҗәсенә җитсә, ул - халыкныкы. Бер караганда, аны теләсә кайсы җырчы башкарырга хокуклы. Халык җырларын башкаргандагы кебек. Киң сулышлы җырларны җырласалар ярый. Ләкин җырга фатиха бирүчегә, ягъни башлап җырлаучыга хөрмәт белән карау тиешле!
- Хәзер төрле бәйгеләр үткәрелә, яшьләргә светофорның яшел уты кабынды. Ләкин олы сәхнәдә нык басып калучылар күп түгел. Сәбәбе нәрсәдә?
- Хәзерге яшьләр күбесенчә җиңел, тиз ритмлы көйләргә өстенлек бирә. Алар татар халык җырларын җырлап кына тавышларын ныгыта, үз мөмкинлекләрен ачыклый алачак. Кабатлап әйтәм: татар җырының тамыры - халык көйләрендә. Бу башка милләтләрдә дә шулай. Үсемлек тамырдан көч алып үскән кебек, җырчы да халык авыз иҗатын үзләштерсә генә уңышларга ирешә, халык мәхәббәтен яулый. Белем алу да зарур. Язмышы итеп сәхнәне сайлаган яшь башкаручы үзенең башкаруын профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә тиеш. Моның өчен укырга, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин һәм башка классик композиторларыбызның иҗатларын өйрәнергә, аларны башкару дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Шөкер, татарда җыр сәнгатенә өйрәнер мәктәп бар.
Тамашачы мәхәббәте
Студент елларында ук танылу алган Сарман "сандугачы", бәрәкәтле туфракка төшкән орлык кебек, иҗатында гаҗәеп уңышларга иреште. Үзенчәлекле тавышын исәпкә алып, аның өчен махсус көйләр язылды яисә башкару өчен тәкъдим ителде. Гомәр Бәширов белән Сара Садыйкованың "Җидегән чишмә" җырын мисалга китерү дә җитә.
Халык көйләрен бөтен нечкәлекләрен белеп, намус белән башкаруы, моңлы тавышы аңа халык күңеленә юлны тизрәк табарга булышты. Тукай шигырендәгечә, халык күңелләрен кузгата алды ул, аның нечкә кылларын тибрәтә алды. Милләтенең җанын тоеп иҗат иткән хәлдә, үзе дә татарның сөеклесенә әйләнде, тамашачы мәхәббәтен яулады. Популярлыкның бик югары ноктасына менеп җитсә дә, үзен һавалы тотмый. Уңышлардан башы әйләнеп, масаю чире белән авырмый, гадилек һәм тыйнаклык сыйфатларын саклап кала алды. Иҗат юлы "Сәгать чылбыры", "Әллүки" җырларыннан башланган Зөһрәнең шифалы тавышы шундый сихри көчкә ия ки, ул күңелләрне җылыта, яшәргә көч бирә. Җырларының тылсымы турында Җәлил бистәсендә яшәүче Әсмабикә әби Мөхетдинова да: "Зөһрәнең җырлары гомеремне озынайта", - дип кат-кат әйтә иде.
Көнчыгыш халыклары фестивалендә татар җырчысы Зөһрә Сәхәбиева башкаруында "Әллүки"не тыңлагач, бер яһүд килеп, аның нинди көй булуын сораган. "Когда Вы пели эту песню, я чувствовал себя крепко стоящим на земле", - диеп, җыр тәэсирендә туган кичерешләрен аңлаткан. Бик күп башка концертларыннан соң да төрле милләт вәкилләренең, янына килеп, татар халык җырларына соклануларын зур горурлык белән сөйли җырчы.
Халык җырчысы милләт моңын, буыннар илчесе буларак, гасырлардан гасырларга күчерә һәм халкының ышанычына, мәхәббәтенә тугры, лаек булып кала.
Сарман ягы
(җыр)
Зилә Гальямова көе.
Сарман ягы - сандугачлар ягы,
Сарманлыда - хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.
Кушымта:
Бер күрүдә үзенә тарта бу як,
Сагындыра, түгел түзәрлек.
Гомерлеккә үзенә чакырып тора
Әкияти серле гүзәллек.
Гөлданиясе - бәллүр чишмә аның,
Фәридәсе - сәхнә түрендә.
Сарман бабайдагы сабыр акыл -
Каләм ияләре күңлендә.
Кушымта.
Хезмәт биеклеген яулый-яулый,
Халык Зәңгәр таудай үр менгән.
Сарман - үзе җырлап торган исем,
Шуңа хезмәт җырга үрелгән.
Кушымта.
Татар иле гүя башлана күк
Сихри зәңгәр таулы Сарманнан.
Җаннарына тынгы таба кайтып,
Тормышларын кайгы сарганнар.
Кушымта.
Халкың кадерендә яшә, җырчы!
Зөһрә Сәхәбиевага
Олы иҗат белән юл салгансың
Җыр-моң дигән изге тәхеткә.
Халкың мәхәббәтен казанып, син
Ирешкәнсең иң зур бәхеткә.
Җидегән чишмәләрнең челтер көе
Җырларыңа биргән кайтаваз.
Көзләреңдә булган кошлар моңы,
Саф хисләрең булып кайткан яз.
Аккош тугрылыгы саклагансың
Җырыңа һәм сөйгән халкыңа.
Милләтеңнең былбыл кошы бит син,
Һәм җырың да - аның хакында.
Йөрәгеңнән чыккан җырың аша
Безнең күңелләргә дәшкәнсең. -
Тал-тирәкнең сайрар кошы кебек,
Халкың күңелеңдә яшәрсең.
Җырың-моңың белән, еллар кичеп,
Ерак гасырларга барып җит.
Керсез күңелеңнең саф җырлары -
Милләтеңә шифа-дәва бит.
Зур бәхетләр насыйп булсын сиңа,
Өмет-хыялларың аклансын.
Халкың кадерендә яшә, җырчы!
Аллаһ сине Үзе сакласын.
Рухия Ахунҗанова.
Җәлил поселогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев