САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар хитлары авторы Гөлназ Даутова яман чирдән вафат

Бу хакта аның дуслары һәм җырчылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Шагыйрә һәм популяр композитор Гөлназ Даутова вафат. Ул соңгы елларда яман чир белән көрәште. Кайгылы хәбәрне аның якын дуслары һәм җырчылар инстаграмда хәбәр итте. 

Гөлназ Даутованың җырларын Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек популяр җырчылар башкара. Гөлназ Даутовага ярдәм итү йөзеннән алар берничә тапкыр хәйрия концертлары да оештырдылар. 

Җырчы Лилия Муллагалиева үзенең инстаграм аккаунтында: «Әй, Гөлназ, Гөлназ. Ел саен синең гөмбәләрне ашый торган идек. Быел да менә кайтып килербез дип йөрдек. Шундый яшь килеш арабыздан китеп бардың. Урыннарың оҗмахта булсын. Синең җырларың һәрвакыт безнең күңелләрдә, халык йөрәгендә яшәр», — дип яза. 

«Дустыбыз, Гөлназыбыз, ничек көрәштең, ничек ярыштың, һәрвакыт нинди ут идең бит. Шул хәтле интеккәнең өчен урының оҗмахта булачак, дускаем!

Авыр язарга. Фикерләрем чуала. Әти-әнисенә, кызы Инзиләгә сабырлык бир, Аллаһы Тәгаләм», — дигән дусты Айгөл Бариева. 

Ришат Төхвәтуллиннаң фан төркеме дә: «Гөлназ Даутова — мәңге безнең йөрәкләребездә. Урыныгыз оҗмахта булсын, Гөлназ апа», — дип язып, шагыйрәнең Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина белән төшкән фотосын урнаштырганнар. 

«Саубуллашу бүген Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында була», — дип хәбәр итә җырчылар. 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев