Табигатьне матурлап яши
"Күршебезгә яңа кешеләр күчеп килгәннәр иде. Хуҗабикә - 82 яшьлек Нурия Шабурова ике ел эчендә ташландык ихатадан гөлбакча ясады, йортны да, каралты-кураны да нык кына төзекләндерде, кыскасы, тәртип урнаштырды. Күршебезгә шундый кеше күчеп килүгә сөенеп бетә алмыйбыз", - дип мөрәҗәгать иттеләр көннәрдән-беркөнне редакциягә. Җилләр хуҗа булган бу ихата турында үзебезнең...
"Күршебезгә яңа кешеләр күчеп килгәннәр иде. Хуҗабикә - 82 яшьлек Нурия Шабурова ике ел эчендә ташландык ихатадан гөлбакча ясады, йортны да, каралты-кураны да нык кына төзекләндерде, кыскасы, тәртип урнаштырды. Күршебезгә шундый кеше күчеп килүгә сөенеп бетә алмыйбыз", - дип мөрәҗәгать иттеләр көннәрдән-беркөнне редакциягә. Җилләр хуҗа булган бу ихата турында үзебезнең дә ишеткәнебез бар иде. Ә менә Нурия апа турындагы сүзләр безнең өчен дә яңалык булды - аны үзебез барып күрергә уйладык.
Октябрь башы һәм көн салкын булуга карамастан, язмабыз герое бакчада иде. Гладиолус суганчаларын кышка әзерләп йөри икән. Ә менә төнлә төшкән кырау үзенекен иткән - шау чәчәктә утырган георгиннарны салкын алган.
Сөйләмендә чит акцент сизелеп торган Нурия ападан бу якларга ничек килеп чыгуы турында сорашам. Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туып үскән икән ул. Ә әти-әнисе чыгышлары белән - Ульяновск өлкәсеннән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Нурия апа Ленинград шәһәрендә мәдәният институтын бетерә, юллама белән кабат Үзбәкстанга - Андижан шәһәренә кайта. 25 ел педагогия институтында эшли, информатика һәм библиография нигезләрен укыта, хезмәт ветераны. Үзбәкстанда җирле халыктан башкалары китеп беткәч, Нурия апа да үзебезнең якларга кайтырга уйлый. Шулай итеп, моннан 22 ел элек энесе һәм сеңлесе яшәгән Сарман районына кайтып төпләнә. 20 ел Каташ Каранда яши. Бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. Бигрәк тә сырганак агачын бик ярата ул.
- Аның дәвалау үзлекләре бик күп, шактый авыруга дәва ул. Сабакларыннан алып җиләкләренә кадәр дәвалау көченә ия, - ди Нурия апа.
Каташ Карандагы йорты тора алмас хәлгә килгәч, пенсия акчасын экономияләп һәм үсентеләр үрчетеп сатудан кергән акчасына Сарманнан югарыда телгә алынган йортны сатып ала. Аны кызы Эльвира белән чүп-чар һәм ташлардан чистарталар, яңа койма куйдыралар, йортны нык кына ремонтлыйлар. Су, газ кертәләр, электр хуҗалыгын яңарталар.
- Сеңелем, аның танышы Нәфис һәм тормыш иптәше бик нык ярдәм иттеләр. Нәфис хәзер дә кирәк вакытта ярдәменнән ташламый, - ди Нурия апа.
Бакчасында алма, груша, берничә төрле слива агачлары, кызыл, кара карлыганы, сортлы кура җиләге, күп төрле чәчәк һәм башкасы үсә. Ә виктория түтәлендә - кып-кызыл җиләкләр. Кышкы сорт икән. Шулай да иң күп утырткан агачы - сырганак. Алар аның дистәләгән. Аннан соң якыннарына һәм танышларына бүләк итү өчен ак сирень үрчетә.
Өлкән яшьтә булуына һәм күпне кичерүенә карамастан, Нурия апаның тормыштан ямь табып, әйләнә-тирәсен булдыра алган кадәр матурлап яшәвенә сокландым. Күңеле матурлар гына дөньяга ямь бирә һәм матурлык тудыра алалар.
Газета укучыларыбызга Нурия ападан бүләккә - сырганак мае рецепты.
1 стакан җимешне блендерда вакларга һәм ярты литр үсемлек маена салып, 60 градуска кадәр җылытып алырга кирәк. Җиде көн дәвамында шулай эшләгәч, сырганак мае ясала. Аны сөзеп, иртән ач карынга 1 десерт калагы эчәләр. Сырганак мае бик күп авырудан дәва буларак кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев