Табигать аһәңен бозма
Республикада экологиягә бәйле мәсьәләләрне Экология министрлыгы контрольдә тота. Аның тугыз бүлекчәсе бар. Кама арты бүлекчәсе Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Аның карамагында берничә район, шул исәптән - Сарман районы да. Районыбызда экологик мәсьәләләр белән "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре бүлекчәсенең Сарман филиалы да шөгыльләнә. Рамил Галиев, "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре...
Республикада экологиягә бәйле мәсьәләләрне Экология министрлыгы контрольдә тота. Аның тугыз бүлекчәсе бар. Кама арты бүлекчәсе Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Аның карамагында берничә район, шул исәптән - Сарман районы да. Районыбызда экологик мәсьәләләр белән "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре бүлекчәсенең Сарман филиалы да шөгыльләнә.
Рамил Галиев, "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары:
- Элекке еллардагы сыман ук начар түгел хәлләр. Чүплекләр кимеде. Райондагы полигоннарны, су башняларын, табигый сулыкларның торышын даими тикшереп торабыз. Авыллардагы объектларның (сулыклар, чүплекләр һ.б.) экологик торышы өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы . Экологик культура гади халыкка гына түгел, ә кайбер җитәкчеләргә дә җитеп бетми. Мәсәлән, агрофирмаларның ашлама саклау өчен махсус складлары бар, ләкин кайвакыт ашлама бөртек амбарларында, ындыр табакларында саклана.
Экологик иминлеккә бәйле законнарның үтәлешен даими рәвештә прокуратура тикшереп тора.
Айрат Исмәгыйлов, прокурор ярдәмчесе:
- Конституциянең 42 нче матдәсе буенча, һәр кеше уңайлы табигый шартларда яшәргә хокуклы. Авыл җирлекләрендәге тикшерүләр барышында "Тирә-юньне саклау турында"гы федераль законны бозу очраклары ачыкланды, гаеплеләр җәзага тартылды.
Экология - яшь фән, бездә экологларга ихтыяҗ да бик зур. Һәм яшьләр бу һөнәрне теләп сайлыйлар.
Эльвина Кузьмина, КФУның 3 нче курсы студенты, булачак эколог:
- Өч ел уку мине табигатькә икенче төрле карарга өйрәтте. Беренче курс эшемне Сарман ягына, аның экологик проблемаларына һәм экологик тәрбия мәсьәләләренә багышладым. Белем алган саен бу фәннең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм кирәкле икәнен аңлыйм. Ул - уртак йортыбыз - Җир шары турындагы фән. Экологлар көне белән табигатькә битараф булмаган, аны саклауга өлешен керткән барлык кешеләрне котлыйм.
Сүз уңаеннан
Тиешсез урынга чүп түккән, капка төпләрен тәртиптә тотмаган, малларын теләсә кайда йөрткән һ.б. өчен аерым кешеләргә минималь штраф күләме - 2000-3500 сум. Районда ел башыннан 71500 сум штраф салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев