САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Табиб киңәшләре

Тешләр сәламәт булсын, дисәгез, аларны даими чистартып һәм ярты ел саен тикшертеп торырга кирәк.

Мондый ешлык барлыкка килгән авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә, тешләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук сәламәт тешләрнең нигезендә дөрес туклану ята һәм ул бик мөһим роль уйный. Кариес булмасын өчен, шикәрне контрольсез кулланудан баш тартырга кирәк. Баланслы диета булырга тиеш, кальций һәм аксымлы азык-төлеккә өстенлек бирү яхшы. Теш щеткасына килгәндә, уртача яки йомшак катылыктагы щеткаларны кулланырга кирәк. Моннан тыш, төрле катылыктагы щеткаларны чиратлаштырып куллану яхшы нәтиҗә бирә. Пастаны да дөрес итеп сайлый белү мөһим. Аны үзлекләренә нигезләнеп сайлау киңәш ителми. Әйтик, агарта торганны сатып алмагыз, дияр идем. Составында фтор һәм кальций булганын куллану яхшырак. Мондый пасталар эмальгә файдалы йогынты ясыйлар һәм аның өстендә кунык, катлам барлыкка килүгә комачаулыйлар. Щеткалар очрагындагы кебек үк, пасталарның төрләрен дә ай саен алыштыру яхшы.

Шунысы игътибарга лаек: халыкның 50 процентка якыны тешләрен даими рәвештә чистартмый. Нәтиҗәдә, өлкәннәрдә пародонт һәм кариесның таралышы 100 процентка җитә.
Халыкның 60-70 проценты тешләрен иртәнге аш алдыннан чистартулары турында әйтә, чөнки моңа безне әти-әниләр балачактан ук өйрәтә. Һәм ул кеше аңында гадәт булып формалаша. Чынлыкта исә безнең максат — тешләрдәге ризык калдыкларын алу. Аңлашыла инде, тешне иртә-кич ашаганнан соң чистартырга кирәк.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев