САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәт җыеп баемассың

Район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бүгенге көндә 22 миллион сум әҗәте бар. Аның 18 миллион сумы Җәлил поселогына туры килә. Күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләмәү хезмәт күрсәтүчеләр өчен шактый кыенлыклар тудыру белән беррәттән, әҗәтләр булмау күпкатлы йортларны капиталь ремонт планына кертүнең бер шарты да булып тора. 21 нче мартта Җәлил...

Район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бүгенге көндә 22 миллион сум әҗәте бар. Аның 18 миллион сумы Җәлил поселогына туры килә.
Күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләмәү хезмәт күрсәтүчеләр өчен шактый кыенлыклар тудыру белән беррәттән, әҗәтләр булмау күпкатлы йортларны капиталь ремонт планына кертүнең бер шарты да булып тора. 21 нче мартта Җәлил поселогы җирлегендә җаваплы хезмәткәрләр катнашында үткәрелгән киңәшмә шушы мәсьәләләргә багышланды.
Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова алып барды. Ул әҗәтләрнең һаман арта баруын әйтеп, бу юнәлештә кичектергесез чаралар күрергә кирәклеген билгеләп үтте. Бурычлылар арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 200 мең сумга җиткән кешеләр дә бар. "Әҗәт 10 мең сумга җитә икән, бу инде кешене уйландырырга тиеш", - диде бу уңайдан Гөлфирә Сөнгатовна. Поселокта шунысы да кыенлык тудыра, биредә фатирларын бикләп, үзләре читтә яшәүче хуҗалар шактый. Ләкин биктә торучы фатир да, ут янмаса, суын тотмаса да, җылытыла һәм башка төрле хезмәтләр дә күрсәтелә.
Поселокта иң күп әҗәтлеләр - "Радуга" ТМШсына караган йортларда яшәүчеләр. Әлеге ТМШга караган ике "малосемейка"да яшәүчеләрнең генә дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлиселәре - 4 миллион сум тирәсе. Билгеле, озак вакытлар түләмәгәч, газ, электр, су өзелә. Поселоктагы әҗәтлеләр санын Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдән күчеп килүчеләр дә арттыралар. Алар, нигездә, торак-коммуналь хезмәтләргә әҗәтләре күп булу сәбәпле, фатирларын сатып яки арзангаракка алыштырып кайтучылар. "Радуга" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Булат Мәхмутов әҗәтлеләр арасында кредит алучыларның да шактый булуын әйтеп үтте. Утлары өзелгән әҗәтлеләр арасында утны соңыннан үз белдекләре буенча ялгаучылар да бар. Андыйларны ачыклау буенча эш алып барыла һәм аларга штраф салына. Булат Рифович әҗәтләрне эзләп алу процедурасының шактый катлаулы икәнлеген дә билгеләп үтте. Соңгы вакытларда әҗәтле фатирлар исемлеген җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү кебек чара гамәлгә кертелде. Ул инде үзенең уңай нәтиҗәләрен дә күрсәткән. Шулай ук оешмаларга әҗәтлеләр белән эшләү бурычы, аларның исемлеге җиткерелгән.
Идарәче компания директоры Габбәс Гайсин әҗәтләргә тукталды. Алар, кагыйдә буларак, җылылык сезоны башлангач, ягъни кыш көне нык арталар. Әйтик, җылылык сезоны башланганчы, аларның күләме 14 миллион сум булган. Төрле чаралар куллану нәтиҗәсендә 1 миллион сум әҗәтне киметүгә ирешкәннәр. Быелның өч аенда суд аша 280 мең сум әҗәтне кайтарып ала алганнар.
Киңәшмәдә ОДНнар турында да сүз алып барылды. Поселокта аларның күләме фатирларда тотыла торган электр энергиясенең 20 процентыннан артып киткән йортлар шактый. Ике йортта, ОДНнарның каян килеп чыгуын ачыклау максатыннан, тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре белән "Татэнергосбыт" җәмгыятенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Сарман офисы начальнигы Рөстәм Мөхәммәдиев таныштырды. Ике йортта да кагыйдә бозулар, электр энергиясен урлаулар, законсыз ялганулар ачыкланмаган. Бары бер фатирда гына счетчик килешүсез фатирга күчерелгән. ОДН югарырак икән, димәк, әлеге йортларда счетчик күрсәткечләре төрле вакытта алынган.
Киңәшмәгә йомгакны Гөлфирә Сөнгатовна ясады. Җәлилдә генә түгел, Сарманда да әҗәтлеләр исемлеге оешмаларга бүлеп бирелгән. Г.Сәляхова әҗәтлеләр белән сөйләшү, бурычларны түләттерү буенча эшне активлаштыру бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев