Су мәсьәләсе – Александровка авыл җирлегендә иң мөһимнәрнең берсе
Александровка авыл җирлегендә 2025 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.
Аны җирлек башлыгы Ирек Вафин алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Җәлил» агрофирмасы вәкиле Марат Салихов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Рада Шәфыйкова криминоген хәл белән таныштырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде – күбесенчә алар су белән тәэмин итү буенча иделәр.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага авыл халкының кул эшләреннән күргәзмәләр куелды, алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев