Өстәмә компенсация алу өчен янәдән теркәлүне сарманлылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә уза алалар
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Ул балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин икәнен билгеләп үтте. Билгеле булганча, балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче...
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Ул балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин икәнен билгеләп үтте.
Билгеле булганча, балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналарга компенсация түләнә. Бер кешегә уртача керем 20 мең сумнан да ким булган гаиләләр өстәмә компенсация алырга хокуклы. Әлеге компенсацияне алу өчен, агымдагы елның икенче яртысында социаль яклау органнарына соңгы өч айда алынган хезмәт хакы турында һәм, гаилә составындагы үзгәрешләр булса, шул хакта белешмә бирергә кирәк.
Брифингта тагын ниләр билгеләп үтелгәнен Татар-информ сайтыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев