Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Спорт

«Старт» спорт мәктәбе укучылары республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

«Старт» спорт мәктәбе укучылары Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы халыкара спорт мастеры Рузалин Бакиев призына үткәрелгән чаңгы спорты буенча республика ярышларында катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.

Әлеге ярышларда барлыгы 300 дән артык 2003-2004 һәм 2005-2006 елгы кызлар һәм яшүсмерләр катнаштылар. Алар ирекле һәм классик стильдә узыштылар. Сарман чаңгычылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Дарья Горшенина күрсәтте һәм ике көндә дә I урынны яулады. Яшүсмерләр арасында Радмир Мифтахов – 3 һәм 4 нче, Даниил Насыйбуллин – 3 һәм 4 нче, Азалия Сабирова – 6 нчы, Булат Филатов – 8 нче, һәм Миләүшә Гатина 9 нчы урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев